Ул машина йөртүчеләрне тизйөрешле юллардан намуслы файдаланырга һәм бурычлылар исемлегенә эләкмәскә өндәде.
– Машина йөртүчеләрнең 14 процетка якыны юлда йөргән өчен түләми. Әлбәттә, әлеге хокук бозучылар белән тиешле эш алып барыла. Без карарлар һәм штрафлар язабыз. Өстәвенә, түләнмәгән юл өчен штраф 1,5 мең сум тәшкил итә, ә юлда йөрү исә нибары 90 сум тора. Аерма бик зур, – диде ул. Әлегә юл бәясен күтәрергә җыенмыйлар. Бүген Вознесение трактының түләүле участогы буенча бер атнада уртача 19 мең автомобиль уза. Министр сүзләренчә, бу юл ачылганнан соң Мамадыш трактында машиналар саны 30 процентка кимегән. Вознесение трактының икенче этабы 2025 елның 10 мартыннан бирле түләүле режимда эшли башлады, дип искәртте җитәкче. Бу вакыт эчендә аның буенча 6,7 миллионнан артык автомобиль узган. Юл үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән.
Шәле–Баулы трассасыннан йөрүчеләр дә түләргә яратмый булып чыкты. Монда «куяннар» саны 20 процент чамасы.
– Түләүле юлдан йөреп тә түләмәүчеләрдән 200 миллион сумга якын штраф җыеп алынды. Акча юл фондына бара, бюджетка керә, – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез