Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров йомгаклау сүзен рәхмәттән башлады. Ул, саммитны үткәрү барышында шәһәр урамнарын вакытлыча ябып торуга бәйле уңайсызлыкларны аңлап кабул иткәннәре өчен, Казан халкына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән рәхмәт әйтте.
– Татарстанда яшәүче һәркем чараны уңышлы уздыруга ышанды. Аңлашыла, безнең тәҗрибәбез бик зур, күптән түгел БРИКС саммитын үткәрдек, безнең команда бердәм, әмма мондый һәр халыкара вакыйга кыенлыклар да алып килә, – диде Шамил Гафаров.
Вице-премьер әйтүенчә, Россия–АСЕАН саммитын оештыру белән БРИКС саммитында эшләгән команда шөгыльләнде. Чара югары дәрәҗәдә узсын өчен, аларның күбесенә тәүлек әйләнәсе эшләргә туры килгән. «Күп нәрсәне әйбәт башкардык. Ләкин яңадан карарга тиешле, безгә ышанып тапшырсалар, киләсе чараны уздырганда кабат карап чыгасы кирәк булган урыннар бар», – диде Шамил Гафаров.
Ул шуңа да игътибар итте: Россия–АСЕАН саммитын ике ай эчендә оештырганнар. «Бу – эшлекле форумны шундый кыска вакыт эчендә әзерләүнең моңарчы күрелмәгән очрагы», – диде вице-премьер.
Шамил Гафаров халыкара чаралар үткәрүнең республика өчен әһәмияте турында да әйтте.
– Казан өчен, Татарстан өчен бик зур вакыйга бу. Татарстанга, Россиягә һәр илнең килүе, алар белән монда уртак сүз табу, сөйләшү, алдагы көннәрдә ничек бергә эшләү турында фикер алышу бик кирәкле һәм файдалы. Татарстанга гына түгел, Россия күләмендә дә. Мондый зур вакыйгалар үткәрүне ышанып тапшырганнары өчен, без ил җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Без эшлибез. Эшләп булганда эшләргә кирәк. Үзебезне күрсәтергә кирәк. Шул исәптән чит илләргә дә. Ул бездән соң килгән буынга да файдалы булачак. Юлны хәзер салып калдырсаң, аннан бездән соң да йөреячәкләр бит, – ди Шамил Гафаров.
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев әйтүенчә, Россия–АСЕАН саммитына Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең барлык 11 әгъза иленнән вәкилләр килде.
– Ике ил – Бруней һәм Филиппин дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә тәкъдим ителде. Җиде илдән Премьер-министрлар килде. Әйтергә кирәк, нәкъ менә бу дәүләтләрдә Премьер-министрлар башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, ягъни илләрнең реаль җитәкчеләре булып тора, – диде ул.
Игорь Савельев саммит уздыру һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия лидерларының Казанга катлаулы геосәяси шартларда килүне Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге дипломатик җиңү дип бәяләде.
– АСЕАН – дөньяда халык саны күп булган, геосәяси яктан бик мөһим төбәк. Саммит кырларында бик күп ике яклы очрашулар узды. Чара нәтиҗәләре буенча Казан декларациясе, 2030 елга кадәр комплекслы эш планы имзаланды, энергетика һәм мәдәният буенча уртак гаризалар кабул ителде. Болар барысы да тарихка кереп калды, – диде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары.
Игорь Савельев сүзләренә караганда, Россия–АСЕАН саммитын үткәрү республика өчен югары дәрәҗә, җаваплылык һәм җитди бурыч булды. «Саммитны уңышлы үткәрергә Казанда инде гамәлдә булган инфраструктура ярдәм итте», – диде ул. Бу хакта сөйләгәндә, Игорь Савельев БРИКСтан калган «мирас» – Казанга килгән дәрәҗәле кунакларның очкычлары каршындагы 25 метрлы келәмне матур итеп тарата һәм тиз арада кире җыеп ала торган җайланма турында да искә алды. Билгеле булганча, аны махсус БРИКС саммиты өчен Татарстанда уйлап тапканнар иде. Әлеге механизм бу юлы да кунак каршы алуда бик нык ярдәм иткән. Игорь Савельев сүзләренә караганда, Россия Чит илләр эшләре министрлыгы «югары дәрәҗәдәге кунакларны каршы алуда Казан стандарты»н бөтен ил буенча үрнәк итеп күрсәтә.
– Безнең республика гадәттәгечә үзенең кунакчыллыгын, мөмкинлекләрен, матурлыгын күрсәтте. Чираттагы тапкыр илебез Президентының югары ышанычын акладык, – диде Игорь Савельев.
Чит илләрдән килгән кунакларның күңеленә саммитның мәдәни программасы да хуш килгән. Алар өчен Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) Татарстан казанышлары күргәзмәсе эшләде, төрле мастер-класслар узды. Мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, саммит көннәрендә бирегә 17 меңнән артык кеше килгән. «Мастер-класслар делегация вәкилләренең тормыш иптәшләрендә зур кызыксыну уятты. Алар татар халкының милли ризыкларын да әзерләп карады. Милли брендларыбыз кунакларда зур кызыксыну уятты», – диде министр.
ВСТАВКА
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Казанда үткән Россия–АСЕАН саммитына йомгак ясады. «Россия–АСЕАН саммиты уңышлы узды. Бу – безнең ил өчен бик мөһим халыкара чара һәм БРИКС саммитыннан соң Татарстанда иң зур вакыйга», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, дәүләт башлыгы саммит чараларына әзерлек эшенә, шулай ук тулаем республиканың социаль-икътисадый үсешенә югары бәя бирде. «Барлык чаралар да югары оештыру һәм эчтәлекле дәрәҗәдә узды. Хокук саклау хезмәтләре җитәкчеләренә куркынычсызлыкны тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Премьер-министр урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкчелегендәге республика оператив штабына, Казан шәһәре администрациясенә, шулай ук барлык шәһәр халкына сабырлыклары, аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез