Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләрнең ЖКХ мәсьәләләре буенча шикаятьләре 40 процентка арткан

Быел 5 айда Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча шикаятьләре саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 40 процентка арткан. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин шул хакта белдергән.

“Гражданнарның мөрәҗәгатьләре – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эшләрнең торышын күрсәтүче бик җитди индикатор. Борчылып, хакимият органнарына мөрәҗәгать итәләр икән, димәк, эшләр хөртиләнгән. Республикада 5 ай эчендә шикаятьләр саны узган елдагыга караганда 40 процентка арткан. Бик зур сан бу. Инспекциянең дистәләрчә еллар буе алып барылган күзәтүләре статистикасында мондый үсешнең булганы юк иде әле”, – дигән ул. Александр Тыгин әйтүенчә, мөрәҗәгатьләр саны артуга карлы салкын кыш та, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләүгә, ишегалларын карап тотуга шикаятьләр дә йогынты ясаган.

Шул ук вакытта шикаятьләрнең күпләп алынуы сәбәпле моңа кадәр тәнкыйтькә дучар булган кайбер муниципалитетларда хәлләрне яхшыртуга ирешелгән. “Узган елда без Лаеш һәм Лениногорскины җитди төстә тәнкыйтьләгән идек. Урындагы коллегалар хәлләрне уңай якка үзгәртүгә иреште”, – дигән Тыгин. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, инспекция “кызыл зонаны” – җылылык бирү сезонында теге яки бу кыенлыкларга еш дучар булып килүче 2000 күпфатирлы йортны аерым игътибар үзәгенә алып килә. “Торак милекчеләре ширкәтен булдырган 1611 йорт, шулай ук профессиональ идарәсез йортлар бу.

Бүген “Торак-коммуналь хуҗалык” дәүләт мәгълүмат системасында идарә ысулын сайлап алмаган 123 йорт бар. 430 йорт –  шуларда яшәүчеләрнең турыдан-туры идарәсендә. Җылылык бирү сезонында нәкъ менә шундый йортларда күп кенә проблемалар килеп чыга”, – дип басым ясап әйткән Дәүләт торак инспекциясе башлыгы. Инспекция мәгълүматларына караганда, республикада 18 меңнән артыграк күпфатирлы йорт бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре