Газетага язылу

Дустын коткарам дип суга сикергән Хизирне тапканнар

Ингушетиядә дустын коткарырга дип суга сикереп, үзе юк булган 8 яшьлек Хизир Дербичевны эзләү эшләрен бу көннәрдә интернет киңлекләрендә бөтен ил белән күзәттеләр һәм аның исән килеш табылуына өметләнделәр.

Хизирны эзләүгә меңнәрчә кеше кушылды. Бүген үз гомере бәрабәренә дустын коткарган малайның үлеме турында билгеле булды. Бу хакта BAZA хәбәр итә.

Батып үлгән баланы иптәшен коткарырга теләгән урыннан 10 чакрым ераклыкта тапканнар. Эзләү эшләре суның бик салкын булуы белән катлауланды. Шуңа да карамастан, коткаручылар, волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр малайны эзләргә чыты һәм үзләрен кызганмады. 

Социаль челтәрләрне кулланучылар Хизир Дербчиев өчен дога кылдылар һәм соңгы минутларга кадәр аның исән табылуына өметләнделәр. Тик кызганыч, могҗиза булмады. 

Моңа кадәр Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров та малай өчен чын күңелдән борчылып аны эзләүне җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән.

"Без тугандаш Ингушетиядә, Яндаре авылы районында булган фаҗигане йөрәк туктардай булып күзәтәбез. Сигез яшьлек Хизир Дербичев үзенең ике дусты белән Сунжа елгасы буенда була. Малайларның берсе көчле агым булган елгага төшкән. Ул ботакка тотынып өлгергән. Кечкенә Хизир, зурлар килгәнне дә көтмичә, бәлагә юлыккан дустын коткарырга дип кайнап торган суга ташланган»., – дип язган иде шәхси блогында Кадыйров.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре