– Өлешчә мобилизация башлануга повестка алдым. Ул вакытта әле кая баруымны, нишләячәгемне аңлап та бетерми идем. Янәсе, шәһәрләр саклаячакбыз. Анда баргач кына барысын да аңладык. Өч ел буе алгы сызыкта булдым, – ди 31 яшьлек Ринат. – Шушы вакыт эчендә мин бөтенләй башка кешегә әйләндем. Тормышка карашым төптән үзгәрде. Яшәүнең, якыннарның кадерен аңладым. Бөтен туганнарым, гаиләм, дусларым миңа терәк булды. Әнә шуңа да күп сынауларны җиңдем.
Ринат минага баса. Хәзер бер аягында протез аның. Шуңа да карамастан, бирешми, үзен кызгануларын теләми. Инде хәзер таягын да ташлаган, үзе йөрергә өйрәнгән. Бер заводка эшкә урнашкан.
– «Абилимпикс»та «БПЛА операторы» компетенциясендә көч сынашам. СВОда чакта кызыксынып китеп, шушы өлкәне сайлаган идем. Белгән эш югалмый ул, җиңүгә өметем зурдан, – ди Ринат. – Үзем кебек егетләргә киңәшем: алга атларга кирәк. Бернигә дә карамагыз, кимсенмәгез. Тормыш дәвам итә. Якын кешеләрегезне яратып яшәргә кирәк!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез