Газетага язылу

«Абилимпикс»та катнашучы Рафаэль Мортазин: «Җиңәсе килә»

26 июньнән Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» бәйгесе башлана. СВОдан сәламәтлеген югалтып кайткан егетләр өчен көч сынашу гына түгел, бер очрашып сөйләшү урыны да бу.

«Абилимпикс»та катнашучы Рафаэль Мортазин: «Җиңәсе килә»
Фото: шәхси архивтан

Казанда яшәүче, тиздән 50 яшен тутыручы Рафаэль Мортазин СВОга контракт төзеп китә.

– Күпләр контракт төзегән кешене акча өчен бара диләр. Минем очрак түгел бу! Тормышым җитеш, фатирым бар, шәһәр читендә йортым җиткән, ипотекам, кредитым, бурычларым юк. Хатыным белән өч бала үстергән вакытта мин телевизордан һәлак булган балаларны күрдем. Күңелемдә йөрткән ватанпәрвәрлек хисе шунда ныклап баш калкытты. Сабыйларны бик кызгандым. Без монда тынычта яшибез, ә анда балалар үлә. Беркемгә дә әйтеп тормыйча контракт төзеп кайттым, – дип сөйли Рафаэль. – Абдеевканы азат иткәндә бик каты яраландым. Бер кулым һәм аягым чәрдәкләнде. Табиблар саклап калып булмас дигәннәр иде. Шөкер, Казанның РКБ табибларына эләктем. Алар минем кулымны да, аягымны да бөртекләп җыйды.

Рафаэль электән спорт белән шөгыльләнгән. Күңелсез хәлләрдән соң аягына баскач, тагын яраткан шөгыленә тотына.

– Улларым да спортны үз итә. Кечесе – самбо буенча Россия, Татарстан чемпионы, бик күп бүләкләре бар. Мин исә үзем кебекләрне тернәкләнү күнегүләренә өйрәтәм. «Абилимпикс»та да «Җайлаштырылган физик культура буенча инструктор» дигән компетенциядә көч сынашачакмын. Мондый бәйгедә җиңәсе килә инде, – ди ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре