Татарстанда эсседә ут күп тотылган

Август аенда Татарстанда барлыгы 2,6 миллиард кВт сәг күләмендә электр энергиясе кулланылган. Бу – узган елның шушы ук чорына караганда 15,4 процентка күбрәк.

Система операторы филиалы – Татарстан төбәк диспетчерлык идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, электр утын күп «ашау» эсселеккә бәйле: август аенда уртача температура узган елның шушы ук аендагы белән чагыштырганда 5,3 градуска югарырак булган.

Шулай ук сәнәгать предприятиеләре дә электр энергиясен күбрәк куллана башлаган. Августта Татарстанның электр энергиясен җитештерү компанияләре ут эшләп чыгаруны 1,7 тапкыр арттырган.


Фикер өстәү