Электр энергиясен азрак тотыла башлаган

Татарстанда электр энергиясен куллану узган елдагы белән чагыштырганда 5,4 процентка кимегән. “Татэнергосбыт” директоры Рифнур Сөләйманов компаниянең Директорлар советы утырышында шулай дип белдерде. Видеоконференц-элемтә режимындагы утырышны Премьер-министр Алексей Песошин уздырган.

Шул ук вакытта Рифнур Сөләйманов тулаем Россия буенча халыкның электр энергиясен куллануының пландагы күрсәткечтән 4,2 процентка артып китүен билгеләп үткән. Бу хәл бигрәк тә март-август айларында, күп кенә хезмәткәрләр өйдән торып эшләүгә күчкәч күзәтелгән. Ләкин илдә электр энергиясен куллану узган елның шушы ук чорындагыга караганда 2,8 процентка кимегән. Татарстанда исә бу күрсәткеч ике тапкыр диярлек артыграк – 5,4 процент. Өстәмә игътибар таләп иткән тагын бер әйбер – ул да булса түләмәүчеләрнең артуы. 1 ноябрьгә кулланучыларның электр энергиясе өчен бурычы 425 миллион сумга җиткән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 112 миллион сумга күбрәк.


Фикер өстәү