Түбән Каманың үзәк базарында мәчет эшли

Кышкы айларда намаз вакытлары арасы бик кыска, бер-бер артлы килә диярлек. Эш кешесе өчен бераз кыенлыклар тудыра, билгеле.

“Ялларда зур сәүдә үзәге яки базарга баруны көннең беренче яртысында, өйлә намазы вакыты кергәнче планлаштырырга тырышсаң да, һәрвакыт алай килеп чыкмый. Шимбә көнне базарда ишегенә Мәчет дип язылган кәгазь эленгән зур булмаган йорт күргәч, шатлыктан елап җибәрә яздым. Бер миһербанлысы мәчет өчен сәүдә йорты биргән. Биредә хатын-кыз намаз укый торган почмак та бар, аны пәрдә белән бүлеп алганнар”, — дип хәбәр итә Түбән Камадагы коллегабыз.


Фикер өстәү