Бюджетка төзәтмә кертү – хаталар өстендә эш түгел

Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты 2021 елга һәм планда каралган 2022–2023 еллар чорына республика бюджеты турында закон проектын икенче укылышка тәкъдим итте. 26 ноябрьдә законны тулысынча кабул итү планлаштырыла. Шуны истә тотып, «ВТ» хәбәрчесе респуб­лика финанс министры Радик ГАЙЗАТУЛЛИН белән бюджет проекты буенча эшләү, шулай ук агымдагы бюджетның ничегрәк үтәлүе турында сөйләште.

Керем – 274, чыгым – 281 миллиард сум

:: Радик Рәүфович, киләсе елга бюджет төзүнең үзенчәлекләре турында газета укучыларга сөйләдегез инде. Ул беренче укылышта кабул ителде. Министрлар Кабинеты икенче укылышка 300дән артыграк төзәтмә керткән, депутатлар да үз төзәтмәләрен тәкъдим иткән. Төзәтмәләр нигә шуның кадәр күп? Исәп-хисаплар дөрес булмаганмы, башка сәбәпме?

– Төзәтмәләр асылда өстәмә федераль средстволарга карап, бюджетны үзгәртү-аныклауга юнәлдерелгән. Ягъни бюджет төзегәндә, без фәкать кабул ителгән норматив актларга, килештерелгән саннарга гына нигезләнеп эш итә алабыз. Без, әлбәттә, федераль үзәктән акча булачагын белдек, әмма беренче укылышта федераль бюджет кабул ителгәнче, төгәл генә суммаларны сала алмадык.

Төзәтмәләрнең чынбарлыктагы саны – 47 генә. Әмма һәр төзәтмә бюджет классификациясенең берничә бүлеге һәм статьясында чагылыш таба. Шуңа күрә алар арта. Нәтиҗәдә Министрлар Кабинетыннан – 332, депутатлардан 5 төзәтмә каралачак.

:: Бюджет керемнәре баштагы варианты белән чагыштырганда күпмегә арта һәм акча нинди юнәлеш­ләргә җибәреләчәк?

– Бюджетның чыгым өлеше барлыгы 6 миллиард сумга күбәя, аларның барысы да – социаль юнәлештә. Иң күләмлеләре – өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр, 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге сабыйларга балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру, укытучыларга бер тапкыр түләнелә торган компенсация түләүләре. Шулай ук сәламәтлек саклауга, авыл хуҗалыгына ярдәм итү, әйләнә-тирә мохитне саклауга һ.б. чыгымнар арта.

Республика бюджеты чыгымнары да күбәя. Хезмәткә түләүнең минималь күләме арту сәбәпле чыгымнар – 1,8 миллиард сумга, социаль ярдәм чаралары алучылар саны ишәю сәбәпле, тагын 1 миллиард сумга артачак.

Шулай итеп, 2021 елга бюджет керемнәре – 274 миллиард сум, ә чыгымнар 281 миллиард сум күләмендә тәшкил итә.

Дефицитны каплауга акча табыла

:: Күреп-белеп торуыбызча, бюджет дефициты да үсә. Аның буенча нинди чаралар күрелә?

– Әйе, 2021 елга Татарстан Республикасы бюджет дефициты 4 миллиард сумга артып, 7 миллиард сумга җитәчәк. Әмма ул финанслау чыганаклары белән тулысынча тәэмин ителгән, ягъни акчаның кайдан алыначагы мәгълүм. Шулай итеп, бүген инде, һич шикләнмичә, 2021 елга бюджет максималь дәрәҗәдә тиешле баланска китерелгән, дип әйтергә мөмкин.

:: Коронавирус инфекциясе мәсьәләсенә дә тукталып үтмичә булмый. Быел пандемия килеп чыгу сәбәпле, күп кенә акча GOVID-19 таралуга юл куймау чараларын гамәлгә ашыруга җибәрелде. Акча нинди максатларга бүлеп бирелде, федераль бюджеттан күпме средство алынды?

– Пандемиягә бәйле чыгымнарның бер өлеше – федераль бюджет, икенче бер өлеше Россия субъекты бюджеты хисабына хәл ителә. Татарстан Республикасы буенча 11 айда бу җәһәттән чыгым күләме 11 миллиард сум тәшкил итә. Шуның 80 проценты – федераль бюджет, 20 проценты – Татарстан бюджеты акчасы.

Бюджет средстволарын асылда сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү органнары ала. Акчаның иң саллы өлеше (5,1 миллиард сум) медицина җиһазларын, «ашыгыч ярдәм» машиналарын, дарулар, индивидуаль саклану чаралары сатып алуга, медицина ярдәме күрсәтү, диагностик тикшеренүләр үткәрүгә һ.б. җибәрелә. Моның өчен гомуми сумманың 60 проценты федераль бюджеттан бирелә.

Икенче юнәлеш – медицина хезмәткәрләренә, шулай ук стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында коронавируслы сырхаулар белән турыдан-туры эшләгән өчен кызыксындыру характерындагы түләүләр.

Моннан тыш 1,4 миллиард сумга яңа йогышлы авырулар хастаханәсе (384 ятак урынга исәпләнгән) төзелде, 12 сәламәтлек саклау объектында ремонт эшләре башкарылды. 117 миллион сум күләмендә акча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга җибәрелде. Агымдагы ел азагына кадәр коронавирус инфекциясен кисәтү чараларына чыгымнар артачак әле.

Табышка салым кими

:: Быелгы авыр шартларда бюджет балансын саклау өчен керемнәр һәм чыгымнар өлкәсендә нинди чаралар күрелә?

– Финанс министрлыгы, тупланма бюджетта үз керемнәребезнең үсешен тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия кысаларында, һәр ай саен табышка салымнан алынучы керемнәрне барлап килә. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда түләүләрне киметкән, шулай ук барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга бурычы булган оешмалар ачыклана. Уртак эш нәтиҗәсендә тармак ми­нистр­лыклары үзләре карамагындагы оешмаларның табышка эшләвенә ирешүе, шулай ук бюджетка бурычларын киметү буенча тәкъдимнәр булдыра. Бер үк вакытта Финанс министрлыгы районнар һәм шәһәрләр тарафыннан салым бурычын түләү буенча башкарылып килүче эшләрне барлап-күзәтеп тора. Видеоконференц-элемтә режимында, салым органнары вәкилләре, суд приставлары катнашында, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән даими рәвештә киңәшмәләр уздырылып килә. Нәтиҗәдә җыелып бетмәгән түләүләр күләме акрынлап азая. 1 октябрьгә ул 20 процентка кимеде.

Бюджетның баланслы булуы өчен керем өлеше генә түгел, чыгым өлеше буенча да байтак эш таләп ителә. Шул рәвешле бюджет средстволарын сакчыл тоту, оптимальләштерү буенча да чаралар күрелде (дөньякүләм икътисади кризис башланганнан бирле беренче тапкыр).

40 миллиард сум кермичә калган

:: Радик Рәүфович, ел тәмамланырга бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Киләсе елга бюджет кабул ителүгә әзер, агымдагысы тиешле баланска китерелгән. Шулай да үтеп баручы финанс елын кыскача гына бәяләп, ел ахырына кадәр бюджетны үтәүдәге төп мөмкинлекләрне атап үтә алмассызмы?

– Һәр елның – үз кыенлыгы, үзенең үзенчәлекләре. Агымдагы елның беренче айларында керемнәр әйбәт кенә кереп барды һәм аларның кимүенә бернинди дә җирлек юк кебек иде. Керем күләме кисәк кимү (алдагы елдагы белән чагыштырганда) март аенда, бөтен дөнья күләмендә коронавирус инфекциясе тарала башлауга ук теркәлде. Шуннан бу тискәре күренеш 3 ай дәвам итте. Март – апрель айларында республикада керемнәр күләме ай саен уртача 10 миллиард сумга кимеп, 1 июньгә бу тискәре күрсәткеч 32,4 миллиард сум тәшкил итте.

Татарстан тупланма бюджетында керемнәр кимүнең төп сәбәбе – табышка салым буенча керемнәрнең кинәт кенә аска тәгәрәве. Керем 32,4 миллиард сумга кимеде, дибез икән, шуның 90 проценты (29 миллиард сум) нәкъ менә табыш буенча салымга туры килә. Бигрәк тә нефть компанияләреннән салым керемнәре нык кимеде. Төп сәбәпләрен барыбыз да белә: тышкы базарларда нефть бәясе арзанаю, чимал чыгару һәм сату күләме кимү, шулай ук салым законындагы үзгәрешләр. Нефть компания­ләренең табышына салым кереме чама белән 70 процентка кимеде.

Бүген, узган елдагы белән чагыштырганда, 40 миллиард сум чамасы керем керми калган. Шушы артта калуны бетерү өчен, инде алдан әйтеп үтелгәнчә, недоимканы киметү, чыгымнарны кыскарту буенча зур эшләр башкарылды. Шулай ук узган еллардан калган бюджет средстволары калдыкларыннан файдалану һәм федераль үзәктән ярдәм тупланма бюджетта каралган чыгымнарга акча табу мөмкинлеге бирер, дип уйлыйбыз.


Фикер өстәү