Әгъзам Гобәйдуллин: «Җирле үзидарә – халыкка иң якын хакимият»

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән бу өлкәдәге яңалыклар, уңышлар һәм авырлыклар турында сөйләштек.

Әгъзам Саматович, әңгәмәбезне җирле үзидарә башлыклары турында сөйләшүдән башлыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз, бүген аларның абруе бармы?

– Соравыгыз бик урынлы. Ул теләсә кайсы оешмадагы җитәкчегә кагыла. Билгеле булганча, 1995 елга кадәр җирле үзидарәләр «авыл советы» дип йөртелә иде. 2003 елдан 131нче федераль закон кабул ителеп, муниципаль реформа башланды. Авыл советлары – «авыл җирлекләре», ә җитәкчеләре – «авыл җирлеге башлыгы» дип аталды. Ул вакыттагы авыл советлары белән хәзерге җирле үзидарәләрнең аермасы бик зур. 1995 елга кадәр система эшли иде, чөнки шул ук җирлектә колхозлар, совхозлар, күп дәүләт оешмалары, партком секретаре, колхоз рәисе бар иде. Халыкны борчыган сорауларны, аларның мәшәкатьләрен барысы бергә хәл иттеләр. Авыл советының вәкаләтләре аз (салым түләүләрен контрольдә тоту, белешмәләр бирү) булды. Үзгәрешләрдән соң барлык җаваплылык авыл җирлекләренә күчте. Бүген җирлек башлыкларының вәкаләтләре бик күп. Авылда кеше туганнан башлап соңгы юлга озатканчы барлык эшләр алар җилкәсенә төшә. Вәкаләтләрнең барысы да күчүен күчте, әмма дә ләкин финанслаштыру тулысынча хәл ителмәде. Бу – бөтен Россиягә хас проблема. Бездә шунысы яхшы: республика җитәкчелеге җирлек башлыкларын ялгызы калдырмады, ярдәм итү буенча бик күп программалар эшләнде. Үзәктән бирелгән финансны республика хөкүмәте тулыландырды. Җирле үзидарәләргә бер генә төбәктә дә мондый караш юк.
Абруй турында сүз алып барганда, җирлек башлыгы – халык белән дәүләт органнары арасына күпер салучы. Халык таләпләреннән чыгып җитәкчеләр куйган бурычларны беренче чиратта җирле үзидарәләр тормышка ашыра бит. Нәкъ менә аның профессиональлеге, ачык булуы, аралаша белүе, активлыгы аша халыкның дәүләт турындагы фикерләре формалаша. Шуңа күрә аларда аеруча зур җаваплылык ята. Бүген илдә дә, республикада да муниципаль хезмәттәгеләрнең абруен күтәрү өчен төрле чаралар күрелә. Быел без Мәскәүгә җыелып, Бөтенроссия муниципаль форум кысасында Владимир Путин белән очрашып, беренче тапкыр ачыктан-ачык җирле үзидарәләрдәге проблемаларны уртага салып сөйләштек. Мин аларның эшчәнлеген яхшырту буенча ниндидер төгәл чаралар күрелүенә өметләнәм. Россия Президенты Указы нигезендә «Россиянең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» дигән яңа исем бирү турында закон кабул ителү дә шуның бер нәтиҗәсе дип уйлыйм.

Башлыксыз авыл хуҗасыз йорт шикелле. Республикада андый җирлекләр дә барлыгын беләбез. Гомумән, авыл советында эшләргә кеше табу кыенмы?

– Әйе, проблема бар, тик башлыксыз җирлекләр бик аз һәм алар – вакытлыча гына күренеш. Кадрлар белән тәэмин итүдә авырлыклар юк түгел. Бүген муниципалитетларда 670ләп вакансия бар, бу – барлык эшләүчеләрнең 10 процент чамасы дигән сүз. Бигрәк тә югары квалификацияле белгечләр: программистлар, юристлар һәм архитекторлар җитми. Бу күренеш аеруча авылларга хас. Шулай ук яшьләр җитмәү дә сизелә. Кадрлар алмашы барлыгын да яшереп калдырып булмый. 2021–2023 елларда ике ел да эшләмичә эшеннән киткән яки азат ителгән муниципаль хезмәткәрләр якынча 20 процентны тәшкил итә. Бу урында беренче чиратта хезмәт хаклары, ташламалар турында әйтергә кирәктер. Соңгы ике елда муниципалларның хезмәт хаклары уртача 22 процентка артып, премияләр белән бергә 50 мең сумны тәшкил итте, акрынлап шифаханәләрдә дәвалану мәсьәләсе дә хәл ителә. Шулай ук яшьләргә йорт салып чыгар өчен җирләр бирү, ташламалар турында да сөйләшәбез.

– «Җирле үзидарәләр үсеше турында»гы федераль закон нигезендә, бүген күп кенә төбәкләрдә авыл советларын бетерү бара. Күршеләребез Удмуртия, Чувашиядә дә кешеләрне борчыган җирле мәсьәләләр муниципаль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан әлеге федераль законга үз төзәтмәләрен дә тәкъдим иткән иде. Бүген аның язмышы ни хәлдә?

– Татарстан тәкъдим итә торган төзәтмәләр, нигездә, кайбер билгеләмәләрнең төгәл булмавына һәм яңа вәкаләтләрнең финанс яктан тәэмин ителешенә карый. Болардан тыш, республика хәзерге модельнең кайбер тәртипләрен саклап калуны сорады. Алар узармы, юкмы – әлегә төгәл әйтеп булмый. Анысын вакыт күрсәтер. Әгәр чыннан да җитди карарлар кабул ителсә, безгә инде закон белән килешергә генә кала. Тик шуны истә тотарга кирәк, җирле үзидарә – кешеләргә иң якын хакимият. Аны саклап калу мөһим. Безнең төбәк өчен бу закон туры килеп бетми. Әйтик, Ярославль өлкәсендә бер җирле үзидарәгә 56 авыл керә. Алар кечкенә, авыллар арасында юллар юк, җитәрлек дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелми. Ә бездә бит гөрләп торган авыллар күп. Бездә бер яки ике авылдан гына торган 150–200ләп җирлек бар. Арча районы берничә ел элек җирлекләрне берләштерү буенча тәҗрибә үткәргән иде. Ул вакытта алар 29 авыл советыннан 17не генә калдырдылар. Әле алар да «ашыктык» диләр, чөнки һәр җирлекнең үз җитәкчесе бар, ни булса да, халык ярдәм сорап аның янына бара. Ә хакимият башлыгы ул авылларга кайчан барып җитәчәк? Шуңа күрә авыл советларын бетерү халык өчен зур югалту булачак.

Без авылларда, районнарда еш булабыз. Авыл советы башлыклары белән дә күрешеп, аралашып торабыз. Аларны, халыкны борчыган сораулардан да хәбәрдар. Күп вакыт ниндидер мөһим мәсьәләләрне хәл итәр өчен финанс мөмкинлекләре булмаудан зарланалар. Бу мәсьәләләрдә якын киләчәктә нинди дә булса үзгәреш булырмы?

– Беләсезме, акча һаман да җитми, ләкин шул ук вакытта бөтенләй дә хәл ителмәгән яки акрынлап хәл итү вариантлары булмаган очраклар юк. Бу юнәлешләрнең барысы буенча да эшләр бара, республика һәм федераль бюджеттан зур ярдәм күрсәтелә, программалар кабул ителә. Республикада иң яхшы җирлекләргә грантлар, эш машинасы бирелә, үзара салым программасы кысасында финанслауда катнашалар. Грантларга башлыча трактор сатып алалар. Шуңа күрә безнең җирлекләрнең 70 проценты әлеге транспорт чарасы белән тәэмин ителгән. Ләкин барлык мәсьәләләрне дә берьюлы хәл итеп бетереп булмый. Соңгы елда республикада эшлисе эшләр системага салынды, ниндидер зур эшләр өчен бюджет алдан кабул ителә.

Татар авылларына эшсезлек, балалар аз туу, кешеләрнең шәһәргә китүләре кебек уртак проблемалар хас. Шул ук вакытта башка милләт вәкилләре дә кайтып урнаша башлады. Ничек уйлыйсыз, татар авыллары үз йөзләрен саклап кала алырмы? Бу проблема сезне борчыймы?
– Миграция сәясәтен соңгы 10–15 елда гына тормышка ашыра башладык. Теләсә нинди цивилизацияле илдә бара торган күренеш ул. Моны туктатырга да, аңа каршы көрәшергә дә кирәкми. Кайтсыннар, урнашсыннар. Ләкин бу эшләрне, законга нигезләнеп, дөрес итеп оештырырга гына кирәк. Безнең бит төп кимчелегебез – булган законнарны кулланмау, тормышка ашырмау. Әйтик, бездә кемнәрнеңдер йорт сатып алып, кайтып урнашуын җирлек башлыклары белми дә кала. Авылларга кайтып урнашкан башка милләт халыклары бер ничек тә авылның милли йөзен үзгәртә алмый. Авылның төп халкы, киресенчә, моңа кадәр булган традицияләрен, гадәтләрен саклап калырга, тагын да көчәйтеп кенә җибәрергә тиеш. Барысы да – үзебезнең кулда. Гаеплене читтән эзләргә кирәкми.

Әгъзам Саматович, авылда җирле үзидарә башлыкларының төп ярдәмчеләре – җирле депутатлар. Алар арасында шәһәрдә яшәп, авылда әллә нигә бер күренүчеләр дә бар. Андыйлардан авылга файда бармы?
– Мин, киресенчә, шушы җирлектән чыккан эшмәкәрләрне депутат итеп сайлау ягында. Чөнки читтән сайланган депутат бар икән, ул – җирлеккә яңа мөмкинлекләр, өстәмә ярдәм дигән сүз. Шуңа күрә моның бер начарлыгы да юк.
Форсаттан файдаланып, республиканың барлык муниципаль хезмәткәрләренә, депутатлар корпусына, район башлыкларына профессиональ һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Нәкъ менә алар җилкәсендә территорияне үстерү, көн кадагындагы проблемаларны хәл итү, илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру ята. Бәйрәм белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм планнарының тормышка ашуын телим.

Җирле үзидарә – саннарда
Бүген республикада 956 муниципаль берәмлек бар, шул исәптән 872 – авыл, 39 шәһәр җирлеге, 43 – район һәм ике шәһәр (Казан һәм Чаллы).
Гомумән алганда, муниципаль берәмлекләрне 903 башлык җитәкли.
Республикада ел саен җирлек башлыкларының якынча 9 процентны алышына. Бүген әлеге вазыйфада эшләүчеләрнең 60 проценты – 50 яшьтән өлкәнрәкләр, 6 проценты – 35 яшькә кадәргеләр.
Иң яшь җирлек башлыгына – 22, ә иң өлкәненә – 72 яшь.
Җирлек башлыкларының 80 проценттан күбрәгенең югары белеме бар.


Фикер өстәү