Миңнехановка Үзбәкстанда Бохарадагы сәнәгать паркын үстерү генераль планы тәкъдим ителде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларында булды, биредә аңа мәйданы 1 мең гектар тәшкил иткән объект территориясен үстерү буенча генераль планны тәкъдим иттеләр.

«Узган елның октябрендә Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевның Татарстанга сәфәре вакытында аңа махсус икътисади зоналарның эше буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Проектлар зур кызыксыну уятты. Нәтиҗәдә, хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды, аның нигезендә республика махсус икътисади зона төзелеше буенча консультация бирергә әзер», — дип белдерде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

2024 елның февралендә Шәүкәт Мирзиёевның карары белән махсус сәнәгать паркы булдырылды, ул Бохара үзәгеннән – 20, халыкара аэропорттан 11 километр ераклыкта урнашкан, шулай ук янәшәдән тимер юл уза.

 


Фикер өстәү