Рөстәм Миңнеханов Казан марафонына чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Казан марафонына багышланган ролик урнаштырды.

«Мәскәү һәм Петербург марафоны белән бергә ул БРИКС Марафоннары лигасына керде. Спорт илебездәге меңләгән катнашучыны берләштерә. Сезне Казан марафонында көтеп калабыз! Зур спорт бәйрәмендә бергә булыйк!», – дип язган республика җитәкчесе.

Зур вакыйга 2024 елның 11-12 маенда Татарстан башкаласында узачак.

 


Фикер өстәү