Татарстанда намаз вакытлары үзгәрде

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә.  Бу хакта  dumrt.ru порталы хәбәр итте. 

Ел саен, май аеннан башлап (Казанда 5 нче майдан 6 нчы майга каршы төндә) һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.

4 майдан 5 майга каршы төндә Казанда иртәнге намаз 23:44 сәгатьтә керде, ә 5 май көнне, кояш баю белән, чын төн юк. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иртәнге намазның башлану вакыты – ураза башлану вакыты булып тора.


Фикер өстәү