Коронавирусның иң беренче билгесе ачыкланган

Испания галимнәре коронавирус йоктырган кешедә, ис һәм тәм тою югалганчы, иң элек борын эче кибүнең (гүя юдырып алгандай бик нык кипшерү хисе) барлыкка килүен ачыклаган. Моны COVID-19 инфекциясенең иң беренче билгесе дип атарга була, диелгән medRxiv сайтында басылып чыккан тикшеренүдә.

Коронавирус йоктыручыларның 80 проценты ис һәм тәм тоюның юкка чыгуын әйтә. Галимнәр моны инфекциянең иң элек йоткылык өстенең лайласыман тышчасына “һөҗүм итүе” белән аңлата. Тәгаенләп әйтсәк, вирус йоткылык өстендә сулыш органнарын вируслардан саклаучы лайла бүлеп чыгара торган бокалсыман күзәнәкләргә “суга”. Барселона университеты тикшеренүчеләре фикеренчә, вирустан зыян күргән бокалсыман күзәнәкләр ис сизүгә җавап бирүче матдәләргә (одорант молекулаларына) кирәкле лайла бүлеп чыгарудан туктый. Шуңа күрә кеше ис тоймый башлый.

Тикшеренү барышында COVID-19 инфекциясен йоктыручыларның 70 проценты чамасы чир әле башланып кына килгән мәлдә борын эченең әнә шулай бик нык кибүен белдергән. Бу хәл уртача 12 көн барган, шуннан соң инде ис-тәм сизү югалган.

Галимнәр фикеренчә, бу мәгълүматлар чирне “яралгысында” ук ачыклау мөмкинлеге бирә (бигрәк тә җиңелчә формада яки симптомнарсыз авыручыларда).


Фикер өстәү