Коронавирусны җиңәргә ярдәм итә торган ике ризыкны атаганнар

Бал һәм кара әнис (тмин) куллану сырхауга коронавирус инфекциясеннән котылуга ярдәм итәргә мөмкин. Бу җәһәттән тикшеренү нәтиҗәләре medRxiv порталында басылып чыккан, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Халыкара белгечләр төркеме COVID-19 инфекциясен йоктыру аркасында уртача һәм каты формада авырткан сырхаулар катнашында тикшеренү үткәргән. Тикшеренүдә катнашучыларның бер өлешенә – көн саен бер грамм бал һәм 80 миллиграмм кара әнис, икенче өлешенә – плацебо бирелгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре, уртача формада авыртып, һәр көн саен бал һәм әнис кулланучыларның плацебо ашаучыларга караганда – өч көнгә, каты авыртучыларның – җиде көнгә тизрәк аякка басуларын күрсәткән.

Глимнәр әйтүенчә, бал белән кара әнисне бергә куллану организмга ниндидер зыян белән янавын күрсәтмәгән. Аларны үзләрен генә яки коронавирустан дәвалануның башка ысуллары белән бергә кулланырга мөмкин икән.

 


Фикер өстәү