G-20: вакцинаны – һәркемгә

Үткән атна ахырында Согуд короле рәислегендә Зур егермелек саммиты үтте. Бөтендөнья җитештерүенең 80 процентын, Җир шарындагы халыкның өчтән икесен тәшкил иткән, дөнья сәүдәсенең дүрттән өч өлешен үз кулларында тоткан егерме ил җитәкчелеге бу юлы тарихта беренче тапкыр виртуаль форматта очраштылар.

Саммитта Ак йортны ташлап китәргә тиешле Трамп та катнашты. Ул үзе идарә иткән чорда салымнарны киметү, сәүдә килешүләре төзү, киң таралган энергия чыганакларын куллануга кертү нәтиҗәсендә АКШ ирешкән тарихи уңышлар турында сөйләде. Хатын-кызларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү буенча Трамп Америкасы тиңсез уңышларга ирешкән икән, шулар белән шапырынды. Хәер, шимбә көнне, Согуд короле чыгыш ясаганда, Трамп «Твиттер»да АКШтагы 3 ноябрь сайлавының алдашуга корылган булуы хакында да язу элде. Димәк, әле һаман да яңа уңышлар турында хыяллана.

Төп державаларның лидерларын исә Трамп түгел, ә коронавирус күбрәк борчый иде. Рәсми мәгълүматлар чирләүчеләрнең 58 миллионга, үлүчеләрнең 1,4 миллионга җитүен хәбәр итә. Икътисади рецессиягә китергән пандемия барлык лидерларны да борчый. Согуд короле егермелек җитәкчеләрен бөтен кешеләрне дә юнь бәядәге вакцина белән тәэмин итәргә чакырды. Саммитның коммюнике проектында ук инде һәр кешенең сатып алырга көче җитәрлек вакцинаны глобаль рәвештә тарату турындагы юллар бар иде. Тик соңгы хәбәрләр COVID-19ның өч штаммы билгеле булуын һәм аңа каршы кимендә өч вакцина кирәклеген игълан итәләр. Вакциналарны кулланышка керткәнче, дүртенче һәм бишенче төр штаммнар барлыкка килмәс, дип беркем дә әйтә алмый. Беренче булып уйлап табылган вакциналарны сынау да төгәлләнмәгән әле. Вакциналарның башка чирләрдән ясала торган күптән кулланылышта булганнары һәм сыналганнары да кайчак фаҗигале финалга китерә. Израильдәге Бейтар-Илиттә 22 ноябрь көнне генә прививкадан соң 8 айлык кыз бала үлде. Сынау этабындагы вакциналарны глобаль рәвештә таратырга тырышу уңай нәтиҗәләргә китерерме – әйтү кыен. Саммитта Евросоюз илләре авыруга каршы көрәшүче глобаль проект өчен 4,5 миллиард доллар акча бүләчәкләрен әйттеләр. Германия канцлеры Меркель 593 миллион доллар вәгъдә итте. Көнбатышта тиктомалдан гына акча ыргытырга яратмыйлар, үзләренә зур табыш булып әйләнеп кайтканда гына тамызалар акчаны.

АКШның Финанс министрлыгы пандемиягә каршы көрәш фонында хәерче илләрнең әҗәтен көйләү чараларын да күрергә җыенулары турында игълан итте. Әйе, әйе, планетакүләм глобаль әҗәт соңгы атнада гына рекордлы суммага җитте һәм аны түләү мөмкин түгел инде. Бу бик зур кризис вәгъдә итә һәм ул тупиктан чыгу юллары күренми әле.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү