Рифат Ханнанов Казан Башкарма комитетыннан Россия Хөкүмәте командасына эшкә күчте

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләгән Рифат Ханнанов, эшен алыштырып, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко командасына кушылды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Ханнанов шәһәр Башкарма комитетында 2008 елдан бирле эшләде, ә 2014 елда Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләде. Аның җитәкчелегендә шәһәрдә муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү һәм видеокүзәтү белән шөгыльләнделәр.

Шунысын да искәртик: быелның башыннан Казанның муниципаль порталында 47 төрле хезмәт күрсәтелә.


Фикер өстәү