Башлыклар алышына: кем урынына кем килде?

Татарстанда район башлыклары алышыну дәвам итә. Шимбә көнне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Апас һәм Биектау районнары советының чираттан тыш утырышларында катнашты.

Апас районын әлегә кадәр Равил Хисаметдинов җитәкләгән иде. Ул әлеге вазыйфасыннан китеп, Биектау белән идарә итә башлады. Фәрит Мөхәммәтшин аңа эшләгән эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм кайбер күрсәткечләр буенча районның лидерлар рәтендә торуын билгеләп узды. Район башлыгы кәнәфиенә исә Айрат Җиһаншин утырды. Моңа кадәр ул «Сетевая компания» филиалы – «Буа электр челтәрләре» җәмгыяте директоры булып эшләде. Апас районының яңа башлыгы тумышы белән шушы районнан. Казан дәүләт энергетика университетын һәм Россия Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Аның хезмәт эшчәнлегенең күпчелек өлеше «Буа электр челтәрләре» компаниясе белән бәйле. Айрат Җиһаншинны электромонтердан филиал директорына кадәр күтәрелгән кеше буларак беләләр.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа җитәкчегә уңышлар теләде. Айрат Җиһаншинны исә хезмәттәшләре идарәче, энергияле, ветераннар һәм яшьләр арасында авторитет казанган кеше дип бияли.

Чираттагы утырыш Биектау районында дәвам итте. Районның элеккеге башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең Дәүләт Думасына китүен, ләкин кайда гына эшләсә дә, күңеле белән биектаулы булып калуын әйтте.

– Алга таба да бергә эшләрбез, – дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга.

Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнгән Равил Хисаметдиновка уңышлар теләде.

– Ул да – Рөстәм Галиуллович кебек әзерлекле, берничә районда эшләп, зур мәктәп узган кеше. Һәр районда булган яхшы эшләр һәм традицияләр сакланыр дип ышанам, – дип өмет баглады парламент башлыгы.

Равил Хисаметдинов тумышы белән Буа районыннан. 2002–2005 елларда Буа районы һәм Буа  шәһәре администрациясе оештыру бүлегенең мобилизация һәм махсус эш буенча баш белгече булып эшли. 2005 елда «Ак Барс Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте филиалы директоры була. Шулай ук 2005 елда Буа районы һәм Буа шәһәре хакимиятендә хакимият аппараты җитәкчесе булып эшли. 2006 елдан Буа район Советы Аппараты җитәкчесе, 2008 елдан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнелә. 2013 елда Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе була. 2014–2017 елларда – Апаc Башкарма комитеты җитәкчесе. 2017 елдан 2019 елга кадәр – Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары. Апас районы белән 2019 елдан бирле җитәкчелек иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Түбән Кама мэры вазыйфасына Рамил Муллин килде. Моңа кадәр әлеге район белән җитәкчелек иткән Айдар Метшин шулай ук Дәүләт Думасына китте. Мөслим районына исә 47 яшьлек эшмәкәр Альберт Хуҗин килде.

Чыгышлары белән Татарстаннан булган якташларыбыз башка өлкәләрдә дә уңышка ирешә. Теләче районында туган, 2006–2011 елларда шул районның Башкарма комитетын җитәкләгән Алмаз Хәкимов Пенза өлкәсенең икътисади үсеш һәм сәнәгать министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү