Төркиянең көньягында Анталья провинциясендә Россиядән ялга килгән туристның мәете табылган. Аның үлеменең сәбәбе ачыклана. Туристның кайсы шәһәрдән булуы әлегә хәбәр ителми. Мәрхүмнең 44 яшьлек ир-ат булуы гына билгеле.
Генконсуллык Россия гражданинының үлү фактын раслады. Аның гаиләсе белән бергә ял итүе ачыклана.