Рөстәм Миңнеханов Башкортстанга килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Башкортстанга килде.

«Ярты сәгать чамасы элек Рөстәм Миңнехановның эш визиты башланды. Хәзерге минутларда Татарстан Президенты „ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе“ җәмгыятендә. Бу берләшмәдә 23 меңнән күбрәк кеше эшли. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре –  турбоактив авиация двигательләре ремонты, вертолет техникасы ремонты һәм җитештерү, нефть-газ сәнәгате өчен җиһазлар чыгару», – дип хәбәр итте Министрлар Кабинетында узган брифингта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Президент шулай ук «Ростех» авиация кластерының уку үзәгендә булачак. Әлеге оешма «ОДК-УМПО» һәм «Ростех»ның башка предприятиеләре өчен мультискиллс-белгечләр әзерли. Ул быел гына ачылган, 1 сентябрьдән эшли башлаган.


Фикер өстәү