Татарстанда 17 градуска кадәр җылы булачак

Бүген, 12 октябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көньяктан талгын җил исә. Көндез – 12-16, төнлә 6-8 градус җылы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 13 һәм 14 октябрьдә, көнбатыш антициклон тәэсирендә, республикада төнлә 0-7 , көндез 12-17  градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.

15 һәм 16 октябрьдә республиканың аерым районнарында кыска вакывтлы яңгырлар көтелә.  Җомга көнне төнлә 2-7, көндез 10-15 градус, шимбә көндез 8-13 градус җылы булыр дип көтелә.


Фикер өстәү