Иң заманча подстанция һәм көчәнеш астында башкарылган 100 меңенче эш

ГОЭЛРО планын кабул итүнең 100 еллык юбилеен Татарстан энергетиклары көчәнеш астында, ягъни кулланучыларга электр энергиясен бирүне туктатмыйча башкарылган 100 меңенче эш белән каршылады. 2020 елның икенче зур вакыйгасы – Яшел Үзәндә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 220 кВ көчәнештәге өр-яңа подстанциянең көчәнешкә куелуы. 100 ел элек, ГОЭЛРО планын кабул иткәндә, хөкүмәт хуҗалыкның һәр тармагын һәм халыкның көнкүрешен электр энергиясе белән тәэмин итү турында хыялланган. Хәзер инде энергетиклар алдында оешмаларны һәм халыкны электр белән тәэмин итү эшен цифралаштыру һәм автоматлаштыру бурычы тора. Быелгы ел энергетиклар өчен нинди вакыйгалар белән истә калачак, без шуларны барладык.

Цифралы энергетика

2020 елны «Сетевая компания» Татарстанның электр челтәрләре инфраструктурасының цифралы моделен барлыкка китерүче проект белән башлап җибәрде.  Россия энергетикасында беренче тапкыр барлык челтәр активлары һәм көчәнеш класслары (0,4тән башлап 500 киловаттка кадәр), шул исәптән электр тапшыру линияләре һәм подстанцияләрнең диспетчерлык схемалары бердәм системага тоташтырылды.

«Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев сүзләре буенча, бу проект киләчәктә компаниянең цифралы үзгәрүенә көчле нигез булып тора. Әлеге юнәлештә башкарылган барлык адымнар энергия тапшыру хезмәтләренең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген формалаштыра. Бу исә Татарстанның энергетика системасы белән бөтенләй яңача  идарә итү мөмкинлеге бирәчәк.

“Сетевая компания” подстанцияләрне  цифрага күчерү юнәлешендә дә масштаблы эшләр алып бара. Узган елның июнендә Казанда беренче цифралы 110 кВ көчәнештәге Портовая подстанциясе эшләп китсә, быел  башкалада чираттагы зур төзелеш башланды. Хәзер 110 кВ көчәнештәге Азино подстанциясе яңартыла. Иске  подстанция 1987 елда ук сафка баскан. “Азино” торак йортларны, шулай ук социаль объектлар – «Водоканал», балалар психоневрологик шифаханәсе һәм йогышлы авырулар хастаханәсен, болардан тыш, зур сәүдә үзәген электр белән тәэмин итә. Яңа энергетика объектына  хәзер метроның «10 нчы микрорайон»  станциясен энергия белән тукландыру бурычы да өстәләчәк.

Азино подстанциясенең үзенчәлеге – автоматлаштыру  системалары һәм идарә  итүдә цифралы технологияләр куллануда. Белгечләр моның эшне күпкә җиңеләйтү һәм ышанычлылыкны арттырачагына  өметләнә. Шулай ук трансформаторларны тагын да көчлерәкләренә алыштырырга карар кылынган –  40/60 тизләтелгән трансформаторны файдалану хисабына көчәнеш мөмкинлеген 60 МВАга кадәр арттырып булачак. Энергетиклар әлеге объектны 2022 елга эшләтеп җибәрергә ниятли.

2017–2018 елларда  “Сетевая компания”  Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә өзелгән электр челтәрләрен автомат рәвештә ялгау  проектын  тормышка ашырды. Соңрак, аларның дәвамы буларак, «Смарт Грид» программасы барлыкка килде. Аны узган ел Казанда тормышка ашырырга керешкәннәр иде. Хәзер биш ел дәвамында подрядчы шәһәрнең барлык 108 бүлү пунктын идарә итү һәм күзәтү режимына күчерергә, 652 трансформатор подстанциясен модернизацияләргә, бүлү челтәрләренең 100 км кабель линияләрен яңартырга тиеш була.

“Биш еллык программаның беренче этабы ахырына якынлаша һәм Россиядә мондый масштаблы проектның тиңе юк  дип горурланып әйтергә мөмкин”, – ди генераль директор Илшат Фәрдиев бу хакта.

Модернизация  нәтиҗәсендә, көтелмәгән хәл килеп чыга калса, система үзенән үзе  бер минуттан да тизрәк вакыт эчендә челтәрдәге зыян килгән урынны ачыклап, электр белән тәэмин итүне ялгап җибәрергә сәләтле.

Акыллы исәп-хисап приборлары  кулланучыларның йортларына да куела. 2018 елдан «Сетевая компания» халыкка бушлай счетчиклар урнаштыру бурычын үз өстенә алган иде. 1 июльдән башлап счетчиклар кую һәм алыштыру буенча бурычлар федераль дәрәҗәдә карала. Хәзер энергетиклар җилкәсенә аларны урнаштыру белән бәйле чыгымнар гына түгел, ә аларны карап тоту да ятачак.

Быел  “Сетевая компания”  җәмгыяте республика күләмендә барлыгы 75 мең яңа счетчик урнаштырган. 2023 елга кадәр бу эш тәмамланырга тиеш. Шул  елның 1 гыйнварыннан соң акыллы счетчигы булмаган өчен фатир һәм йорт хуҗаларына штраф салыначак.

Яңа акыллы счетчик кулланучыны бик күп мәшәкатьләрдән азат итә. Электр энергиясен куллану буенча мәгълүмат хәзер автомат рәвештә тапшырыла, шулай ук система электр бирү белән бәйле проблемалар турында  да үзәккә үзе хәбәр итәчәк. Энергетиклар әйтүенчә, бу электр белән тәэмин итүнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттырачак.

 Яңа подстанцияләр һәм электр тапшыру линияләр

Инвестицион программа кысаларында быел “Сетевая компания” берничә эре объектны төзеп бетереп, эшләтеп җибәрде. Август аенда энергетиклар Югары Ослан районында цифралы подстанцияне көчәнешкә куйды. 110 кВ көчәнештәге подстанция предприятиеләр һәм  җирле халык кына түгел, ә җәен районга шәһәрдән  ял итәргә агылучы шәһәр халкының да ихтыяҗын искә алып төзелгән. Кирәк булган очракта, подстанциянең куәтен арттыру мөмкинлеге дә бар.

Югары Ослан подстанциясендә иң заманча технологияләр кулланылган, барлык технологик операцияләр автомат рәвештә башкарыла. Татарстанда беренчеләрдән булып 35 һәм 10 кВ көчәнештәге бүлеп бирә торган җайланмаларда оператив күчеш эшенең шундый зур күләмдә автоматлаштырылган булуы  – энергетикларның горурлыгы. Сүз уңаеннан, яңа подстанцияне Буа электр челтәрләре карамагындагы энергосистема объектларына кушу өчен 18,6 чакрымга сузылган яңа энергетика артериясе төзелә.

Август аенда республика энергетиклары тантаналы рәвештә Яшел Үзән шәһәрендә төзекләндерүдән соң ТАССР оешуга 100 ел исемендәге подстанциясен ачты. Объект шәһәр халкын һәм зур предприятиеләрне генә электр энергиясе белән тәэмин итеп калмыйча, күрше Чувашия һәм Мари Иле республикаларына да электр энергиясен  тапшырачак.

Шунысы игътибарга лаек: Яшел Үзән подстанциясендә төзекләндерү эшләре барганда  кулланучылар электр энергиясеннән бер генә сәгатькә дә өзелми. Яңартылганнан соң подстанция Татарстан гына түгел, ә Россиянең электр челтәрләре комплексындагы иң заманча подстанцияләрнең берсе булып санала. Биредә яңа эш алымнары һәм Россиядә беренчеләрдән булып читтән торып идарә итү технологияләре кертелгән.

Быелның тагын бер зур һәм мөһим объекты – район электр челтәрләренең яңа базасы – Актаныш районының Әнәк авылында ачылды. Кыска вакыт эчендә сафка бастырылган база  87 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Заманча дизайн белән төзелгән объектта  административ-көнкүреш корпусы, склад һәм машина кую урыннары каралган.  Бинаның беренче катында — кулланучылар белән эшләү пункты. Биредә халык электр энергиясенә тоташтыру, җир кишәрлеген рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә ала. Яңа базада 60 кеше эшләячәк.

“Сетевая компания” быел 3 районда – Югары Ослан, Актаныш һәм Чистайда энергетикларның эш урыны – базаларны да яңартты. Актаныш районында мисал өчен яңа административ-көнкүреш комплексы хәзер Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәктә урнашачак. Кыска вакыт эчендә сафка бастырылган әлеге база 87 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Заманча дизайн белән төзелгән объектта, склад һәм машина кую урыннары каралган. Бинаның беренче катында – кулланучылар белән эшләү пункты. Биредә халык электр энергиясенә тоташтыру, җир кишәрлеген рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә ала. Яңа базада 60 кеше эшли.

Тантаналы ачылышта катнашкан Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфаров “Сетевая компания” җәмгыятенең энергия белән тәэмин итү сыйфаты буенча Россиядә ышанычлы компанияләр бишлегенә керүен ассызыклап узды. База белән соңрак Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә танышып чыкты һәм энергетикларның эшчәнлегенә югары бәясен бирде.

Инвестицион программалар кысаларында быел Буа һәм Әлмәт районнарында 110 кВ һава юлы линияләре төзекләндерелә. Икесендә дә иске терәкләр цинкланган тимерлегә алыштырылды. Чинчурин-Тәтеш линиясендә тимерчыбык тоташкан урын зурайтылган – бу линия кертү җайлырак булсын өчен эшләнә. Болар белән беррәттән, чыбыкларның бозланып өзелүе аркасында килеп чыга торган кыска ялганышны кисәтү максатыннан  линияләргә элмә изоляция гирляндалары һәм тирбәлешне киметүче җиһазлар урнаштырылган. Әлмәт районында электр тапшыру линияләренә рөхсәтсез керүне кисәтү максатыннан оптик мультиплексорлар куелган. Бу югары тизлекле цифралы элемтә каналларын барлыкка китерү һәм 110–220 кВ көчәнештәге подстанцияләрдән мәгълүмат алу мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, төзекләндерүдән соң Узловая-Исмагилово һава линиясе 220 кВ көчәнештәге «Узловая» һәм «Азнакай» подстанцияләре арасында транзит линиясендәге өч участокның берсе һәм 110 кВ көчәнештәге Исмагилово – Яке һәм Азнакай – Яке һава линияләренең дәвамы булачак.

Юбилей елына –көчәнеш астында  100 меңенче эш 

Ел дәвамында кече көчәнештәге электр челтәрләре дә игътибардан читтә калмаган. Быел 0,4–10 кВ көчәнештәге челтәрләрне төзүгә һәм төзекләндерү буенча республиканың күпчелек районнарында капиталь яңарту эшләре алып барылган.

ГОЭЛРО юбилеена быел Буа районында энергетиклар утны өзмичә генә «көчәнеш астын»да эшләүнең 100 меңенчесен башкарды. Шунысын искәртеп узыйк: мондый эшләрнең исәбе 2009 елдан бирле алып барыла. Ә 2015 елдан башлап эшләр аеруча актив төстә башкарыла. Бүген «Сетевая компания»дә бүлү челтәрләрендәге электромонтерларның 141 бригадасы – 1000 кВ көчәнешкә кадәрге электр тапшыру һәм бүлү корылмаларына, 54-е  35 киловаттка кадәрге электр корылмаларына укытылган. Тагын бер бригада 500 кВ көчәнештәге эшләрне башкара.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү