2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме арта — ул 12 792 сум тәшкил итәчәк. Бу хактагы документны РФ дәүләт башлыгы Владимир Путин берничә көн элек имзалаган иде.
Шулай ук бүгенге көннән илдә яшәү минимумы күләме арта — 11 653 сум була.