Электромобиль! Отышлымы? «ВТ» хәбәрчесе ачыклады

Электромобиль! Әле кайчан гына мондый машина әкият кебек кенә тоела иде. «Тимер ат»ны төнгә утка тоташтырып калдырасың да, иртән берни булмагандай рульгә утырып чыгып китәсең, имеш. Тик киләчәк турындагы кинолардан гына күреп белгән бу машиналар без уйлаганнан да тизрәк килеп җитте. Бүген Татарстанда шундый 450дән артык транспорт чарасы исәпләнә. Электромобиль бензин салып йөри торган машинага алмаш була аламы? Ул отышлымы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

60 сумлык юл

Казандагы төзелеш оешмаларының берсендә эшләүче Дамир Насыйров якын арада ук «Тойота»сын электр энергиясе ярдәмендә йөрүче «Тесла»га алмаштырырга җыена.

– Машинамны күптән яңартырга телим, – ди ул. – Заманадан артта каласым килми. Шуңа күрә «Тесла»га күзем төште. Аны Европадан кайтартырга җыенам. Бәясе – 3,5 миллион сум. Үзегез уйлап карагыз: электрокарның кыйммәтле техник тикшеренү узасы юк, артык запас частьлар кирәкми, бензин якмый, май алмаштыруны таләп итми. Без үз йортыбыз белән яшибез. Шуңа күрә машинага заряд җыю турында да борчылмыйм. Бакчага махсус станция генә алып куярга туры киләчәк. Ерак араларга йөрү өчен өйдә гадәти машина бар.

Дамир исәпләп тә чыгарган: бензин ягып йөри торган җиңел машина 100 чакрым юлга уртача 7–15 литр ягулык «ашый». Әле бу атнада гына АИ-92 маркалы бензинның бер литры 50 сумлык чикне узуын истә тотсак, мондый автомобиль хуҗалары бүген 100 чакрым юл өчен, машинаның моделе һәм маркасына карап, 350 – 750 сум акча түли. Ә менә электр энергиясе күпкә очсызрак. Өйләргә, мәсәлән, 1 кВт электр энергиясе 5 сум чамасы хисабыннан килә. Йортта көндезге һәм төнге тарифка көйләнгән исәпләгеч урнаштырылган булса, тагын да арзанрак. Ә машиналар өчен махсус станцияләрдә 1 кВт электр энергиясе зарядны озак җыя торганнарында – 8, ә тизендә 17 сум тора. Электромобильдә йөрүчеләр 100 чакрым юлга уртача 15–20 кВт «ягулык» тота. Димәк, юлга иң күп дигәндә 340 сум, ягъни икеләтә кимрәк акча китәчәк.

– Төнге тариф белән заряд җыйган очракта, электромобильдә 100 чакрым ара узу, гомумән дә, 60 сумга төшә. Бер литр сөт бәясе бит бу, – ди Дамир Насыйров.

Станциясез булмый

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 2021 елдан бирле республикада рәсми рәвештә теркәлгән электромобильләр саны биш һәм аннан да күбрәк тапкыр артып, 80нән 451гә җиткән. Республиканың Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге технологияләре үзәге китергән саннардан күренгәнчә, бүген Татарстанда электр транспорты өчен 170тән артык заряд станциясе гамәлдә һәм аларның яртысы диярлек Казанда урнашкан. Чагыштыру өчен, 2021 елда республикада заряд станцияләрен санарга бер кулдагы бармаклар да җиткән.

Вазгыятьне былтыр Татарстанда гамәлгә кергән электр транспорты өчен заряд инфраструктурасын үстерүгә бәйле дәүләт программасы тамырдан үзгәртте булса кирәк. Билгеле булганча, әлеге программа кысасында дәүләт заряд станциясе төзүче инвесторларга чыгымнарның 60 процентка кадәрен федераль бюджеттан кире кайтара. Татарстан беренчеләрдән булып әлеге эшнең үтәлешен тәэмин итте. Былтыр «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте республикада 96 заряд станциясен кулланышка тапшырды. Алар 9 шәһәрдә һәм 10 муниципаль районда урнашкан.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итүенчә, дәүләт программасын 2026 елга кадәр озайту да каралган. Тагын өч елдан Татарстанда заряд станцияләре санын 235кә җиткермәкчеләр.

«Шартлар бар»

Республикада электромобильләрне популярлаштыру, әлеге төр транспорт чаралары өчен инфраструктураны үстерү белән шөгыльләнүче оешма да бар.

– Электромобильгә моннан өч ел элек күчеп утырдым, – ди «Рестарт» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Рөстәм Галимҗанов. – Гади мавыгудан башланган эш бүген зур бер юнәлешкә әверелде. Без, электрокарларда йөрүчеләр, әлеге төр транспорттан үзебез генә файдаланып калмыйча, аның отышлы яклары, өстенлекләре турында башкаларга да сөйлибез. Заряд станцияләре урнаштырырга ярдәм итәбез.

Рөстәм Галимҗанов әйтүенчә, электромобиль сатып алганчы, иң элек машина өчен заряд җыю урыны мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

– Ягулык салу станциясенә кереп чыгу өчен биш минут та җитсә, электромобильгә заряд җыярга шактый вакыт кирәк. Әнә шуны истән чыгармагыз. Бу яктан шәхси йортта яшәүчеләргә җиңелрәк. Электр станциясен, гомумән, сатып алмасаң да була. Өйдәге гади электр розеткасы аша килгән ток 16 ампер, ягъни сәгатенә 3 кВт тәшкил итә. Электромобильнең батареясы уртача 60 кВт дип алсак, машинага заряд җыеп бетерү өчен якынча 20 сәгать вакыт кирәк булачак. Вакыт кадерлерәк икән, кирәкле «ягулык»ны бер сәгатьтә җыя торган станцияләр дә бар, – ди ул.

Тәҗрибәле йөртүче сүзләренә караганда, электромобильнең батареясы уртача 300 чакрым юлга җитә. Электрокар сатучыларның әлеге санны 400–500 дип күрсәтергә тырышуларына артык ышанмаска киңәш итте Рөстәм Галимҗанов.

– Әле күптән түгел генә Казан – Болгар автойөрешен үткәрдек. Шул рәвешле, бергәләп вакыт үткәрүдән тыш, электр транспортларының мөмкинлекләрен дә өйрәнәбез. Тәҗрибәдән күренгәнчә, уңайлы шартларда, югары тизлек, кондиционер, музыка белән йөрү теләге зуррак булган саен, электр энергиясе дә күбрәк тотыла. Ничек кенә булмасын, халык электромобильгә күчеп утырачак. Әле берничә ел элек кенә мондый транспорт чарасы белән фанатлар гына кызыксынса, бүген вазгыятьне аңлый торган гади кешеләр электромобиль сайлый. Татарстан заряд станцияләре белән тулысынча тәэмин ителгән. Элек электромобильдә ил буйлап сәяхәт итүчеләр безнең төбәкне урап узарга тырышса, бүген, киресенчә, Татарстан аша йөриләр. Чөнки бездә бөтен шартлар да бар, – ди «Рестарт» җитәкчесе.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: «Татар-информ»

Көн кадагында

Киләсе елдан Татарстанда электромобиль хуҗаларын транспорт салымыннан азат итмәкчеләр. Дәүләт Советы депутатлары шушы арада гына шуңа бәйле канун проектын тәкъдим итте. Ташлама биш ел гамәлдә булачак, ә 2029 елдан электрокарда йөрүчеләр транспорт салымы ставкасының яртысын гына түләячәк, дип көтелә. Мондый ташлама илнең күп төбәкләрендә, аерым алганда, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Башкортстанда, Удмуртиядә гамәлдә инде. Әлегә Татарстанда яшәүче электромобиль хуҗалары түләүле машина кую урыннарыннан бушлай файдалана ала. Моның өчен Татарстан Дәүләт автоинспекциясе реестрына кертүләрен сорап, гариза язарга кирәк. Электрокар йөртүчеләр түләүле автомобиль юлларында да бушка йөри алачак дип фаразлана.

 

Электромобиль турында кыскача

 Өстенлекле яклары Кимчелекләре
Бензинга акча кирәкми Заряд җыю өчен шактый вакыт кирәк

 

Машинага техник хезмәт күрсәтү күпкә җиңелрәк һәм очсызрак Электр станцияләре саны күп түгел
Эшләп торучы двигатель булмагач, салонда тыныч Зур тизлек белән барганда электр энергиясе тизрәк бетә
Электромобиль әйләнә-тирә мохитне пычратмый Электромобильдә ерак юлга чыгып булмый
«Бөке»дә торганда ягулык якмый Кыш көне электр энергиясе күләме ике тапкыр диярлек тизрәк бетә

 


Фикер өстәү