Булганы йөреп торсын. «ВТ» хәбәрчесе машина бәяләрен белеште

Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр илдә автомобиль бәяләре 40 процентка кыйммәтләнгән. Сатучылар исә, чынбарлыкка якынрак булсын өчен, бу санны икегә тапкырларга киңәш итә. Бәясе «тешләү» белән беррәттән, автомобиль базарында сайлау мөмкинлеге дә кимегәннән-кими. Бүген машина сатып алу, аны алмаштыру отышлымы? Автосалонда һәм базарда «тимер ат»лар күпме тора? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

 

Теләк белән кесә кисешми

Казанда яшәүче Дамир Гарифуллин шушы арада гына яңа машина сатып алган.

– Машинам бик иске иде. Яңа автомобиль турында былтыр ук хыялланып йөрдем, тик янда запас акча торсын әле дип, сабыр иттек. Болай эшлисе калмаган да бит. Машина бәяләре көннән-көн үсә. Иске машина базарында яхшы тәкъдимнәр, кем әйтмешли, шәм яндырып эзләсәң дә юк хәзер. Салонда кредит ставкасы 20 процентка кадәр җитә. Шуңа күрә машинамны трейд-инга тапшырып, кулда булган 1 миллион сум акчага дуслар-туганнардан әҗәткә тагын 1 миллион сум акча юнәтеп, Кытай машинасы сатып алдым. «Ни өчен кытайныкын?» – дип сораучылар күп. Җавабым гади: башкасына акчам җитмәде, – ди ул.

Быел илдә сатылачак барлык яңа машиналарның 60 проценты (!) Кытай «тимер ат»ларына туры килергә мөмкин. Илкүләм автомобиль берләшмәсе вәкилләре әнә шулай дип фаразлаган. Чагыштыру өчен, 2021 елда әлеге күрсәткеч 20 процентка да тулмаган. Чит ил компанияләренең илдән китүе, логистика өзелү, санкцияләр кертелү аркасында, автомобиль базары шактый зур үзгәрешләр кичерергә мәҗбүр. Былтыр илдә җиңел машиналар сату күрсәткече 64 процентка түбән тәгәрәгән. Заводтан яңа чыккан автомобильнең уртача бәясе 2 миллион 230 мең сумга җиткән. Ә билгеле булганча, изге урын буш тормый. Чит ил брендлары урынына алмашка Кытайдан күпләп «Чери», «Хавал», «Джели», «Омода»лар килде. Менә шундый көндәшлек!

Иске яңа «Нива»

Автомобиль базарындагы вазгыятьне аңлау өчен, башкаладагы салоннарны «ВТ» хәбәрчесе дә йөреп чыкты.

«Kia» салонына машина карап йөрүчеләр берәм-сәрәм генә булса да кергәли. Сатучылар ишек төбеннән үк каршы ала. Салонда кәефне күтәрә торган көй уйный.

– Узган елның февраль – мартыннан бирле яңа автомобильләр уртача 60–70 процентка кыйммәтләнде. Бәяләр хәзер дә ай саен 3–5 процентка артып бара. Яңа машиналарга кытлык юк. Бөтен детальләре һәм запас частьлары Кореяныкы, – ди үзен Алмаз дип таныштырган автомобиль салоны хезмәткәре. – Сатып алучылар җитәрлек. Бигрәк тә искесен трейд-инга тапшырып, яңа машина алалар. Мондый очракта өстәмә рәвештә 200 мең сум ташлама да каралган. Кыйммәтле машиналардан баш тартып, В, С классындагыларга (сыйфатына һәм бәясенә карап, автомобильләрне алфавит тәртибе буенча төркемнәргә бүлеп йөртәләр. – Ред.) өстенлек бирүчеләр күп хәзер. Узган ел башланган билгеле хәлләрдән соң, машинада йөрү кыйммәткә төшә. Былтыр шул ук «Киа Соул»ны, мәсәлән, 1,7 миллион сумга сатып алырга мөмкин иде. Бүген аның бәясе 2,5 миллион сумнан башлана. Машинада йөрергә ияләшкән кеше аннан баш тартмаячак. Моны җитештерүчеләр дә яхшы аңлый. Арзанлы машиналарга бәяне махсус күтәрәләр. «Киа» автомобильләре арасында уртакул булып саналган «Киа Рио» үз бәясеннән 1 миллион сумга кыйммәтрәккә, 2,5 миллион сумга сатыла әнә. Машина сатып алганда бик уяу булырга кирәк.

«Hyundai» салонында күз күрмәгән, колак ишетмәгән машиналар да бар.

– Халык күпләп ала торган «Хендай Крета», «Хендай Солярис» машиналары сатылып бетте инде, – ди сатучы егет. – Бүген салонда җитештерүчедән турыдан-туры тәкъдимнәр юк дәрәҗәсендә. Машиналар илгә параллель импорт буенча Казахстаннан кайтарыла. Аермасы шунда: мондый машиналарга бернинди гарантия юк. Аның каравы, параллель импорт буенча кайтарылган автомобильләргә салонда зур ташлама ясала. Мәсәлән, «Хендай Байон» машинасы безнең илдә юк әле. Аны быел июльдә Санкт-Петербург янәшәсендәге заводта җитештерә башларга ниятлиләр. Әлегә исә Астанада җыелганын сатабыз. Параллель импорт буенча кайтарылган С класслы әлеге автомобильнең бәясе бүген 2,2 миллион сум торса, Россиядә җыела башлагач, ул ким  дигәндә 3,5 миллион сумга җитәчәк. Сатып алучылар гарантия юклыгын белгәч шикләнә, билгеле. Машинаны төзәтәм дип, Казахстанга чыгып китеп булмый бит. Шуңа күрә моннан ике атна элек кенә илдәге исеме билгеле булган компанияләрнең берсе параллель импорт буенча сатылучы машиналарны иминиятләштерә башлады. Әлеге хезмәтнең бәясе елына 50 мең сум тәшкил итә. Параллель импорттан куркырга кирәкми дип саныйм.  Башка юл юк. Барыбер завод машинасы бит инде ул, бездә җыелмаган, шул гына.

«Lada» салонында кеше дә, хәтта сатучылар үзләре дә күренми. Эш көне ахырына якынлашкангамы, утны да ярым сүндереп куйганнар. Исем-атамалары да, бәяләре дә язылмаган өч-дүрт машина арасында күпмедер вакыт йөргәннән соң, залның теге очында үзен менеджер дип таныштырган кыз күренде һәм сатучыны чакырып чыгарды.

«Сезне нәрсә кызыксындыра?» – дип сорап куйды ул шактый дорфа гына. Кәефсез булуы йөзенә чыккан. Сөйләшә торгач, күңел төшенкелегенең сәбәбе аңлашылды:

– Сатарлык машина да калмады инде. «Renault» компаниясе илдән киткәннән соң, заводта калган детальләрдән җыелган «Лада Веста»ларны сатып бетердек диярлек. Бәясе – 2,2 миллион сум. Хәзер әлеге модель машина җитештерелми, чөнки детальләре һәм запас частьлары күбесенчә чит илнеке иде. Майда кабат эшне җайга салачаклар икән, дигән имеш-мимешләр йөри. Тик безгә бу хакта хәбәр итүче юк. Тәрәзә җылыткычы һәм рульне гидрокөчәйткече булган «коры» «Лада Гранта» машинасы 722 мең сум тора. Кондиционер да кирәк дисәгез, 900 мең сум чамасы түлисе. Төсе – кара гына. Заводта буяу белән кыенлыклар килеп чыккан. Менә шундый хәлләр. Йә 900 мең сумлык машина аласыз, йә 2,5 миллион сумнан башлап – иномарка. Ике арада тәкъдим итәрлек берни юк. Моңарчы 1,5 миллион сумга «Лада Ларгус» сата идек. Әлеге машинаны авылда яшәүчеләр бик яратты. Хәзер анысы да юк. Механикага тоташтырылган «Лада Ларгус»ларны быел декабрьдә кабат җыя башлыйлар икән, дип әйтәләр. Тик бу да сүздә генә. 1980 нче елларда күпләп «Нива» сата идек без. Хәзер дә шул елларга кире әйләнеп кайттык. Әнә 1,4 миллион сумга «Нива» кирәкмиме?

Сүз уңаеннан, быел мартта илнең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да яңа «Москвич 3» машиналары сата башладылар. Бәясе 2 миллион сумнан башлана, ди. Әлегә шәһәр урамнарында мондый машина күргән юк.

Ай саен – 39 мең сум

Кытай машиналары сатыла торган салон исә гөжләп тора. Килешүләр төзү бүлмәсе ишеге төбендә үк чират әнә. Машина карап йөрүчеләрне каһвә белән сыйлыйлар.

– «Омадa»ны узган елның декабреннән генә сата башладык. Ул – безнең базар өчен ят машина. Шуңа күрә аңа бераз шикләнеп карыйлар. Тәкъдим ителгән өстәмә уңайлыкларны да исәпкә алсаң, бәясе 2,7 миллион сумнан башлана, – дип, ишектән керүгә, табадан яңа төшкән машинаны мактый башлады сатучы егет. – Кытай машиналары арасында күбрәк «Хавейл»га өстенлек бирәләр. Мәсәлән, ай башында гына салонда унбишләп «Хавейл F7» машинасы (бәясе 3 миллион сум тирәсе. – Ред.) бар иде, бүген берәү генә калды. Автомобиль базарында бу бәягә С класслы машина юк. Иң күбе «Джолион» моделен сатабыз. Бөтен ташламаларны да исәпкә алып, аның бәясе 2,4 миллион сумнан башлана. «Омода» автомобильләренә биш ел яки 150 мең чакрымга кадәр, «Хавейл»га исә азрак, өч ел гарантия каралган.

Сатучы шунда ук якынча исәпләп тә бирде. Кулдагы машинаны трейд-инга тапшырып (бу очракта 100 мең сум ташлама да каралган), җиде елга кредитка «Хавейл Джолион» алсаң, ай саен 39 мең сум акча түлисе була.

Чаллыда машиналар алып-сату белән шөгыльләнүче Рөстәм Насыйров исә ашыкмаска киңәш итә.

– Кытай машинасы әйбәт була алмый. Яңа машина турында хыялланучыларның күбесен әлеге автомобильләренең тышкы кыяфәте кызыктыра. Тик никадәр генә матур булып күренсә дә, әле тиешле сынау узмаган бу автомобильләрнең кимчелекле яклары шактый. Мәсәлән, бер елдан электрон җиһазлары эштән чыгарга, биш елдан машина чери башларга мөмкин. Ә кулдан Кытай машинасын сатып алырга теләүчеләр юк диярлек. Зур ташлама белән сатып җибәрсәләр генә, – ди Рөстәм Насыйров.

Аның әйтүенчә, бүген иске машина базарында, гомумән, хәлләр сөенерлек түгел.

– Билгеле сәбәпләр аркасында, яңа машиналар бик нык кыйммәтләнде. Бу исә иске машина базарына да турыдан-туры тәэсир итте. Мәсәлән, бүген сатуда булган биш еллык «Хендай Крета» автомобиле 2 миллион сум чамасы тора. Әле яңа гына шундый ике еллык «тимер ат»ны 3 миллион сумга сатып җибәрдек. Ел башыннан бирле кулланышта булган машиналар 10 процентка кыйммәтләнде. Ә тәкъдим кимеде. Моның сәбәпләре төрле. Беренчедән, сатуда автомобильләр булса да, ремонт өчен запас частьлар табып булмаячак дип, машина эзләүчеләр күп кенә иномаркаларга борылып та карамый. Икенчедән, элек рульдәгеләр өч-биш елдан машинасын сату, алмаштыру ягын караса, хәзер ашыкмыйлар. Юк кына автомобильләр дә алтын бәясе тора бит хәзер, – ди сатучы.

Эльвира Вәлиева

Фикер

Илдус Сафиуллин, икътисад белгече:

– Параллель импорт «соры базар»га юл ачты. Димәк, машиналарга булган кытлыктан файдаланып калырга теләүчеләр дә күп булачак. Моның мисаллары бар инде. Чит илдән Россиягә машиналар алып кайту белән шөгыльләнүче шикле компанияләр турында еш ишетәбез. Интернетны гына ачып карагыз, «чит илдә машина сайларга ярдәм итәм» дигән эчтәлектәге игъланнар бихисап. Мондый автомобильләрнең күбесе ватык хәлдә сатып алына да, Белоруссиядә ремонтлап, безгә кайтарыла. Гарантиясе булмагач, машинасыз да, акчасыз да калуың бар. Шундый тәкъдимнәргә кызыгып, бер танышым Европадан иномарка кайтартты. Баксаң, әлеге машина безнең кышкы юлларга гомумән  туры килми икән. Шул ук алыпсатарларга ярты бәясенә диярлек кире сатып җибәрде. Кайбер мәгълүматларга караганда, Мәскәүдә генә дә ай саен соры схемалар буенча кайтартылган йөзләгән машина сатыла. Көннәрнең берендә бу машиналар безнең кулга килеп эләкмәс дип кем ышандырып әйтә ала? Вазгыять якын арада гына үзгәрмәячәк. Тагын да начаррак булмаса әле. Керемнәр шул ук, ә машина бәяләре артканнан-арта. Җәяү йөрмәсәк тә, җәмәгать транспортына күчеп утырырга туры килмәгәе.

 

Якын арада машина сатып алырга, алмаштырырга җыенасызмы?

Бу хакта уйлаганым да юк 42,9%

Аласым килә, тик акчам юк 27,2%

Әле күптән түгел генә машина сатып алдым 5,4%

Хәзер машина бик кыйммәткә төшә, сатарга җыенам 5,1%

Әйе, яңа машина эзли башладым инде 2,2%

Башкасы 17,2%

«Автостат» аналитика агентлыгыннан

 

Ташламалы автокредит программасы быел да гамәлдә булачак. Аны гаиләдә кимендә бер 18 яше тулмаган бала тәрбияләүчеләр, табиблар, укытучылар, хәрбиләр һәм беренче тапкыр машина сатып алучылар рәсмиләштерә ала. Мондый мөмкинлек алты «яшь»тән өлкәнрәк автомобильне трейд-инга тапшыручыларга да бирелә. Дөрес, кимендә бер елдан артык бу машинага хуҗа булып торырга кирәк. Дәүләт машинаның 20 проценты күләмендә ташлама бирә. Федераль программада үзебездә җитештерелгән «тимер ат»лар һәм «Хавейл Джолион» катнаша. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров әлеге исемлеккә «Москвич» автомобильләрен дә кертергә тәкъдим итте.


Фикер өстәү