Салават Фәтхетдинов чыгышы вакытында микрофон сүнгән (ВИДЕО)

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырлаган вакытта микрофон сүнгән. Әлеге видео интернет киңлегендә таралды.

Бу хәл кичә Казан рестораннарының берсендә була. Салават Фәтхетдинов үзенең легендар җыры «Мин яратам сине Татарстан»ны җырлаганда кисәк микрофоны эшләми башлый. Көй бара, ә җырчының тавышы юк. Алып баручы аңа үз микрофонын тапшыргач Салават җырлавын дәвам итә.

Бу видео астына күпләр соклануын язган: «Менә тавыш кайда ул!», «Абыйның беркайчан да плюска җырлаганын күргән юк» дисә, кайберәүләр техникларны кызганган: «Моннан соң кемгәдер эләккәндер инде» дип язганнар.


Фикер өстәү