Татарстанда корал саклау һәм сатып алуга кагылышлы закон бозу очракларын ачыклаганнар

Узган елда Татарстанда корал саклау һәм сатып алуга кагылышлы 1153 закон бозу очрагы ачыкланган.

Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе Лицензия бирү үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев әйтүенчә, республикада бер ел эчендә 500 берәмлеккә якын корал хуҗасыннан тартып алынган. Бүген Татарстанда 43 мең кешенең коралга рөхсәте бар. Аларда барлыгы 75 мең берәмлек корал саклана.

Республикада яшәүчеләр 2022 елда законсыз сакланган 1,9 мең берәмлек коралын үзләре үк китереп тапшырган. 2 меңнән артык кеше һәм оешма административ җаваплылыкка тартылган.

Сүз уңаеннан, җинаять кылуда шикләнелүче һәм гаепләнүчеләргә корал сатып алуга лицензия бирү 30 мартта туктатылды. Моннан тыш җинаять кылган өчен суд ниндидер сәбәпләр белән җинаять җаваплылыгыннан азат иткән кешеләргә дә, суд карары законлы көченә кергәннән соң 2 ел узганчы, коралга лицензия бирү тыела.


Фикер өстәү