“Корал турында” законга үзгәрешләр үз көченә керде: хәзер аңа техник карау уздырырга кирәк булачак

Үзгәрешләр озын көпшәле утлы коралга ия булу буенча кайбер мәсьәләләрне аныклый.

Россиядә 25 августтан “Корал турында” законга яңа үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер корал хуҗалары коралына техник карау уздырырга тиеш булачак. Бу хакта ТАСС Росгвардиянең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Яңалыклар Россия гражданнарының озын көпшәле утлы коралга ия булуына бәйле кайбер мәсьәләләргә аныклык кертә. Федераль закон нигезендә, яңа процедура – коралга техник карау уздыру кертелә. Бу коралны чистарту, майлау, төзәгечләрен, башка механизмнарын көйләүне аңлата. Коралны техник карауны корал хуҗалары, шулай ук тиешле лицензиягә ия булучы юридик затлар хәл итәргә мөмкин”. –диелә хәбәрдә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, ау коралын һәм хезмәт урынында файдаланылучы коралны ремонтлау төшенчәсе дә законга салынган. Бу эшне лицензияле юридик затлар хәл итүгә хокуклы булачак.

Шулай ук законда сырлы ау коралы сатып алу өчен шома көпшәле коралга ия булу стажын өзүнең рәхсәт ителүе каралган. Моңа кадәр “Ау турында” федераль законда сырлы ау коралы сатып алу өчен шома көпшәле коралга ия булуның өзлексез стажы күздә тотылса, хәзер сырлы ау коралы яки шома көпшәле ау коралына ия булуга рөхсәтнең гамәлдә булу вакыты чыкканнан соң яки, кеше үз теләге белән баш тарту сәбәпле, рөхсәтне юкка чыгарганнан соң бер ел эчендә мондый корал сатып алырга мөмкин.


Фикер өстәү