Татарстандагы йөз кешенең берсендә утлы корал бар

Татарстанда барлыгы 45 мең кешедә 72 мең данәгә якын корал бар. Бу хакта Милли гвардиянең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шушы көннәрдә Милли гвардия хезмәткәрләре Татарстанда өенә корал саклаучы кешеләрнең рөхсәт кәгазьләрен тикшерде. Документны 5 елга бер тапкыр бирәләр. Вакыты чыгуга, яңадан лицензия алырга кирәк.
Коралларның төрләренә килгәндә, Татарстанда яшәүчеләрдә 6900 киселгән көпшәле утлы корал, 51 мең шома көпшәле мылтык, 10 мең травматик, 3900 газ һәм башка төр корал бар. 2019 елда лицензия һәм рөхсәт бирү бүлекчәләре хезмәткәрләре корал алу өчен кешеләрдән 26,5 мең гариза кабул иткән.
Республикадагы һәр йөзенче кеше теге яки бу төрдәге коралга ия. Болары – рәсми саннар. Законсыз рәвештә корал саклаган затлар да юк түгел. Андыйларны вакытында туктатырга һәм контрольне көчәйтергә кирәклеген ел башында ук Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин әйткән иде. Коралның законсыз әйләнешен ачыкларга Милли гвардиянең лицензия һәм рөхсәт бирү бүлекчәләре хезмәткәрләре дә булыша. Бу эш белән бүлекчә ярты гасыр шөгыльләнә. Ә бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.


Фикер өстәү