Фаҗигале рәвештә һәлак булган Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән үлгәннән соң бүләкләнде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт бүләген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында депутатның әтисе Нәҗип Хәйруллинга тапшырды.
Утырышта катнашучылар бу вакытта аягүрә басты.