Берәүнең фатирында утлы коралга охшаш 98 әйбер табылган

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре утлы коралны законсыз саклауда шикләнелүчеләрне тоткарлаган.

Полиция хезмәткәрләре Казанда яшәүче ике кешенең үз фатирларында тыелган әйберләр саклавы турында хәбәр алган. Эзләү барышында берсенең фатирында утлы коралга охшаш 98 әйбер: кул пулеметы, автомат, винтовка, шома көпшәле мылтык, пистолет һәм револьверлар табылган. Тикшеренү үткәрү нәтиҗәсендә, яраксызга әйләнгән коралның бер өлешенең төзекләндерелгәнлеге ачыкланган.

Икенчесенең фатирында кулдан ясалган револьвер, ярты кило дары һәм ату өчен төрле кирәк-ярак табылган. Полиция хезмәткәрләре фикеренчә, бу кешеләр, детальләрен алыштыру яки төзелешенә үзгәрешләр кертү юлы белән, пневматик һәм яраксыз коралны ату коралына әйләндергән. Аларга карата җинаять эшләре кузгатылган.


Фикер өстәү