Татарстанда ике хатын-кыз мәк үстергән өчен тоткарланган: аларга карата җинаять эшләре кузгатылган

Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан” муниципальара бүлеге җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тикшерү барышында районда яшәүче ике хатын-кызны тоткарлаган. Баксаң алар, үзләренең бакчасында мәк үстереп яткан. Аларга карата җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Тоткарланган хатын-кызлар – 1979 һәм 1980 елгы. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре алардан мәк үсентеләрен алган.

Ведомство мәгълүматларына караганда, мәк үстерүчеләр үзләренең гаебен таныган. Аларга “Наркотик яки психотроп матдәләрдән торган үсемлекләрне законсыз үстерү” статьясы буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Арча районында, бакчасындагы чалмабаш һәм ромашка чәчәкләре арасында үсеп чыккан берничә мәк өчен, 55 яшьлек хатын-кызның тоткарлануын искә төшерик. Ә бу вакыйгадан алданрак шушы ук районда полиция хезмәткәрләре үз бакчасында мәк түтәле үстерүче 69 яшьлек ир-атның эзенә төшкән.


Фикер өстәү