Визасыз керергә мөмкин булган илләр исемлеге билгеле

Россия иң “көчле” паспортлы илләр рейтингында 50 нче урынга чыккан. Безнең паспорт барлыгы 119 илгә визасыз керү мөмкинлеге бирә. Бу хакта ТАСС Швейцария компаниясе төзегән “Паспортлар индексы”на таянып хәбәр итә.

Шул ук вакытта илебез халкы 2006 елда нибары 35 илгә генә визасыз керә алган. 2010 елда мондый дәүләтләр саны – 83кә, 2019 елда – 117гә җиткән. Быел II квартал йомгаклары буенча Россия паспорты 117 илдә визасыз булу мөмкинлеге биргән: ул чагында рейтинг авторлары, Украина тирәсендәге ыгы-зыгы һәм очышлар тыелу сәбәпле, Россиянең исемлектәге хәле мөшкелләнәчәк, дип уйлаган. Әмма III кварталда илебездә яшәүчеләр өчен визасыз илләр саны инде 119га җиткән.

Рейтингта Япония паспорты беренче урында тора: аның белән 193 илгә бернинди комачаулыксыз керергә мөмкин. Икенче урынга Сингапур һәм Көньяк Корея (192 ил) чыккан. Европаның ике дәүләте: Германия һәм Испания – өченче урында (бу илләрнең паспорты189 илгә визасыз керү мөмкинлеге бирә).


Фикер өстәү