Казан “акыллы” шәһәрләр өчлегенә кергән

Мәскәү шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексы (IQ индекс) буенча Россиянең “миллионлы” калалары рейтингында икенче ел рәттән беренче урынга чыккан. Лидерлар өчлегенә Екатеринбург һәм Казан да кергән. Санкт-Петербург өченче урыннан дүртенчегә күчкән.

Шулай итеп, зур шәһәрләр рейтингы нәтиҗәләре буенча Мәскәү иң күп балл туплаган (98,65). Екатеринбург 55,05 баллга ия булган. Казан җыйган баллар саны – 53,91 (узган елдагыга караганда 1 процентка күбрәк).

Халык саны 250 меңнән артыграк булган шәһәрләр арасында Мәскәү янындагы Химки шәһәре (69,9 балл), шулай ук Төмән (67 балл) һәм Балашиха (63,1 балл) алдынгылыкка чыккан.
Россия Төзелеш министрлыгы шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексы буенча тәүге рейтингны быел март аенда төзегән икән. Ул чагында 2018 ел йомгаклары исәпкә алынган. Хәзерге рейтинг исә 2019 ел өчен булдырылган.

Цифрлаштыру индексы ун юнәлеш буенча исәпләнелгән. Болар – шәһәр белән идарә итү, “акыллы” ЖКХ, шәһәр мохите өчен инновацияләр, “акыллы” шәһәр транспорты һ.б.
Рейтингта максималь дәрәҗәдә 120 балл тупларга мөмкин.


Фикер өстәү