Биектау районында бер ир-ат гаражында 500 граммнан артыграк наркотик саклаган

Тыелган матдәләрне саклау буенча җинаять эше кузгатылган.

Биектау районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 40 яшьлек бер ир-атның гаражын тентү барышында ниндидер матдәле пакетларга юлыккан. Экспертиза пакетлардагы матдәнең 39,5 грамм марихуана һәм 508 грамм киндер булып торуын билгеләгән.

Наркотикларны, психотроп матдәләрне законсыз сатып алу, саклау, җитештерү статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Узган тәүлектә республикада полиция хезмәткәрләре 48 грамм наркотик: PVP һәм мефедрон кулга төшергән. Тоткарланган ике кешегә карата җинаять эшләре кузгатылган. 3 очрак буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала


Фикер өстәү