Машинасында наркотик матдәле 37 төргәк тапканнар.
Казанда полиция хезмәткәрләре наркокурьер-рецидивистны тоткарлаган. Анда наркотик матдәле 37 төргәк тапканнар. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Тоткарланучы – Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-ат. Аның иномаркасында наркотик матдәле 37 төргәк (гомуми авырлыгы – 31 грамм) булган. Яшәү урынын тентү барышында тагын 120 граммнан артыграк наркотик табылган.
Наркокурьер инде моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгана тартылган. Хәзер ул сак астына алынган. Ьинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat