Казанның «Әкият» курчак театры Россиядәге иң матур театрларның берсе буларак бәяләнгән

Журналистның “иң-иңнәр” исемлегенә шулай ук “Мариинка”, Иркутск драма театры, Новосибирск шәһәренең опера һәм балет театры эләккән.

Журналист Ксения Собчак Казанның “Әкият” курчак театрын Россиядәге иң матур театрларның берсе буларак бәяләгән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган, дип хәбәр итә “KazanFirst”.

Журналистның “иң-иңнәр” исемлегенә шулай ук Санкт-Петербургның Мария театры, Иркутскиның Охлопков исемендәге драма театры, Новосибирск шәһәренең опера һәм балет театры, Самараның драма театры эләккән.
Собчак фикеренчә, Казан курчак театрын илебезнең иң матур театрлары исемлегенә кертергә мөмкин.


Фикер өстәү