ТАСС: “Собчакны тоткарламакчы булганнар, әмма ул качып өлгергән»

Журналист Ксения Собчак сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә Россиядән киткән. Ул Беларусь аша Литвага качкан. Бу хакта ТАСС хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып яза.

Хокук саклаучыларның журналистны тоткарлау турында тикшерүче карары булган. Шуңа да карамастан, Собчак качкан. Baza телеграм-каналы язганча, оператив хезмәткәрләр Собчакны тоткарлау өчен Внуково-3 аэропортына килгән.

“Кичә ул интернет аша Дубайга, бүген – Төркиягә билет сатып алган. Оперативникларның башын әйләндерү өчен шулай эшләгән. Ахыр килеп, Беларусь аша Литвага качкан”, – дип сөйләгән ТАСС хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Бүген иртән Собчакның Мәскәү янындагы йортында тентү булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аның коммерция директоры Кирилл Сухановка бәйле бу. Суханов телеграм-каналлар аша чиновниклар һәм бизнесменнардан ришвәт алуда шикләнелә.


Фикер өстәү