Россиядән Дубайга баручы туристларга таләпләрне кырысландырдылар

3 февральдән Россия туристлары Дубайга бару өчен самолетка утырырга күп дигәндә 48 сәгать кала тискәре ПЦР-тест алырга тиеш. Ягъни тестның гамәлдә булу вакыты бер тәүлеккә киметелә, дип хәбәр иткән АТОР.

“Дубайга очучы пассажирлар самолетның җирдән күтәрелүенә күп дигәндә 48 сәгать кала тискәре ПЦР-тест алырга тиеш”, – дип белдергәннәр Emirates авиакомпаниясендә.

Моңа кадәр дә кайбер авиакомпанияләр, мәсәлән, “Аэрофлот”, Nordwind һәм PEGAS fly “48 сәгать” кагыйдәсен керткән. Гарәп Әмирлекләренә керү буенча башка кагыйдәләр үзгәрешсез кала. Дубайга килеп җитүгә, кабат тест (бушлай) узарга кирәк. 12 яшькә кадәрге балаларга тест узу таләп ителми.


Фикер өстәү