Татарстанда өйгә газ кертү өчен субсидия бирәчәкләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер категориядәге кешеләргә өйләренә газ кертү чыгымнарын каплау өчен субсидия бирү турында карар кабул иткән. Моның өчен барлыгы 195 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

“Карар кабул ителде, хәзер Министрлар Кабинеты карарын әзерләү эше алып барыла. Анда субсидиянең кемнәргә нинди күләмдә биреләчәге тәфсилләп күрсәтеләчәк”, – диде ул.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, I һәм II группа инвалидлар. инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук җан башына уртача кереме 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр өйгә газ кертү чыгымнарын 100 процентка каплауга (әмма 80 мең сумнан артмаган күләмдә) исәп тота ала.

Ә ине җан башына туры килә торган уртача кереме 10 меңнән 19 мең сумга кадәр булган гаиләләрнең бу максатка тотылган чыгымнарының 75 процентын каплаячаклар.


Фикер өстәү