QR-кодның гамәлдә булу вакыты ярты елга кадәр кыскартылган

Иммунизация турында сертификатлар кертелү сәбәпле, вакцинация турында QR-кодның гамәлдә булу вакыты 1 елдан 6 айга калдырылган. 8 ноябрьдә Дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан иммунизация турында документлар бердәм үрнәккә китерелгән.

Сертификатта прививка ясаткан кешенең ФИО, туу датасы, җенесе, яшәү урыны адресы һәм документны тутыру датасы күрсәтелгән. Анда QR-код чагылдырыла, вакцина, авыруны кичерү, ПЦР-тестлар яки антитәнчекләргә тестлар (мондый тестлар ясалган очракта) турында мәгълүматлар күрсәтелә. Документка бердәм сылтама аша керергә мөмкин.

Чирне кичерү турында белешмәнең гамәлдә булу вакыты – элеккечә үк, 6 ай. ПЦР-тестныкы – 72 сәгать. Моңа кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, эпидемиологик вазгыять начарайган очракта, прививка ясату турында белешмәнең гамәлдә булу вакытының 6 айга гына калдырылырга мөмкин булуын хәбәр иткән иде. Документның гамәлдә булу вакытын киметү турында рәсми төстә белдерелмәгән әле.
12 айга кадәр ясатылган прививка турында сертификатларның элекке үрнәкләре дә гамәлдә. Алардагы QR-кодларны әлегә шикләнмичә күрсәтергә мөмкин.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү