Татарстанда балаларга бушлай сөт ризыклары өчен күбрәк акча тотылачак

Җан башына туры килә торган керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрнең балаларына бирелә ул.
Татарстанда өч яшькә кадәрге балаларга сөт ризыклары һәм сөт катнашмаларына акчаны күбрәк бүлеп бирә башлаячаклар. Премьер-министр Алексей Песошин кул куйган карарда 2024, 2025 һәм 2026 елларга гамәлләр планы билгеләнгән.

Бушлай сөт ризыклары җан башына туры килә торган керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрнең балаларына биреләчәк.
Акча күләменә килгәндә, 2024 елда алты айга кадәрге нарасыйларга һәр көн саен 28,23 сум күләмендә чыгым тотылачак. Алты айдан бер яшькә кадәрге балаларга – көненә 59,02 сум. Бер яшьтән өч яшькә кадәрге балаларга 41,02 сум күздә тотылган.
2025 елда бу максатка бүлеп бирелә торган акча күләме артачак. Алты айга кадәрге сабыйларга – көненә 29,36 сум, бер яшькә кадәрге балаларга – 61,38 сум, бер яшьтән өч яшькә кадәрге балаларга – 42,66 сум. 2026 елда исә бу саннар 30,53 сум, 63,83 сум һәм 44,37 сум булачак.


Фикер өстәү