Бүген Татарстан ветераннар советы рәисләре Теләчегә җыелды

Бүген ветераннар советы рәисләре Теләчегә җыелды. Татарстанның Ветераннар ( пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы биредә күчмә утырыш уздыра. Очрашуда үсеп килүче буынга хезмәт тәрбиясе бирү турында сөйләштеләр. Сер түгел, балаларны тормышка өйрәтүдә өлкәннәрнең өлеше зур.

Ветераннар советы вәкилләре көн дәвамында Теләче районының Шәтке авылында булды. Балаларның мәктәптә эшкә өйрәтүләре белән дә танышты. Кул эшләре осталары, җыр- бию коллективлары, сәнәгать оешмалары, үз эшен башлаган кешеләр белән дә очраштылар.

Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәр ветеранны беләбез, ди.
— Өлкәннәргә хөрмәтебез зур. Алар бөтенесе актив. Бер генә бәйрәм дә аларсыз узмый. Махсус хәрби операциядәгеләргә дә алар үзләреннән өлеш кертә. Рәхмәт, аларга, — ди башлык.


Фикер өстәү