Путин 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләү күләмен үзгәртү турындагы карарга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләр күләмен үзгәртү турында карарга кул куйган. Хәзер ул гаиләдә җан башына туры килә торган керемгә бәйле булачак.

Документ нигезендә, түләү күләме төбәктә бала өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин.

Балага яшәү минимумының яртысы күләмендә түләү алганнан соң гаиләдә җан башына туры килә торган керем төбәктә җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китмәсә, түләүне 75 процентка җиткерәчәкләр.

Гаиләнең җан башына туры килә торган кереме төбәктә җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан зуррак булсын өчен бу гына җитмәсә, түләү 100 процент тәшкил итәчәк.

Указ нигезендә, мондый түләүләр күләме, балалар өчен яшәү минимумы күләме үзгәрүгә карап, һәр ел саен яңадан исәпләнеләчәк.

Түләүләр яңартылган күләмдә 1 гыйнвардан хәл ителеп килә. Аларны гариза буенча яңадан исәпләячәкләр. Гаризаларны 2021 елның 1 апреленнән соң тапшырырга кирәк булачак.

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 


Фикер өстәү