Демографик упкын тирәнәя: «9 айдан балалар күп туачак» дигән юраулар юш килмәде

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан гына Росстат чәчләрне үрә торгыза торган саннар игълан итте. Быелның гыйнварында илдә халык саны кимү темплары коточкыч тизлектә арткан. 2020 елның гыйнварында 45255 кешегә кимегән булсак, быелның шул чорында 113166 кешене югалтканбыз.

Кимү 2,5 тапкыр арткан. Газета хәбәрчесенең калькуляторы, шундый тизлек сакланса, ел ахырындагы кимү саны күпме буласын исәпләп чыгарды: 1 миллион 357 мең 992 дигән сан язылды. Бик зур бер шәһәр юкка чыгачак дигән сүз бит бу. Гыйнвар аномалиясе кабатланмас дип өметләнсәк кенә инде. Ярый да февраль-март, апрель-май яңа рекорд куймаса. Гыйнвар аенда балалар 10,3 процентка кимрәк туган. 2020 елның шул чорында, әле без пандемия дигән сүзне әйтергә өйрәнмәгән вакытта, 118820 нарасый дөньяга аваз салган булса, быел 106603 бала гына тавыш биргән.

Үлемнәр саны исә гыйнварда кисәк сикергән, 33,9 процентка артыграк булган. Азык-төлек бәяләре белән ярыша башлаган ягъни. Үткән елның гыйнварында 164 меңнән аз гына артык кеше бу дөнья белән саубуллашкан булса, быел 219769 кеше бәхилләшкән. 21511 кеше үлеменең төп сәбәбе – коронавирус. Тагын 4781 кеше шул сәбәп белән дөньядан киткән булулары ихтимал дип исәпләнелә, әмма бу ачыкланып бетмәгән. Коронавирус фонында башка авыруларның кискенләшүе нәтиҗәсендә вафат булучылар саны – 2388.

Бик уйландыра торган саннар инде бу. Үткән елның язында пандемия гаиләләрне өйләргә бикләгәч, белгечләр: «Тугыз айдан балалар күп туачак», – дип шаяртканнар иде. Өмет катыш ул елмаю тормышка ашмады. «Демография» илкүләм проектында, туу коэффициенты 2017 елгы 1,62дән 2024 елга 1,7гә кадәр күтәреләчәк, дип язып куелган булса да, сан түбәнгә тәгәри. Үлем коэффициенты да үткән ел ук инде 2008 елдан соңгы рекордны күрсәткән. 510 мең кешегә кимегәнбез үткән елда. Шулай дәвам итсә, быелгы күрсәткечләрне Бөек Ватан сугышы чоры белән чагыштырырга туры киләчәк.

Белгечләр халык саны кимүен милли куркынычсызлыкка янау дип бәяләп өлгерделәр инде. Чынлап та, мондый темплар белән кимесәк, икътисадны кем күтәрә, илне кем саклый, җитештерелгән товарларны кем сатып ала? Хәер, соңгысы – сатып-алу дигәне болай да проблемага әйләнеп бара инде аның. Бәяләрнең үткән елгы тотрыксызлыгы тормыш сыйфатын бик нык начарайта. Яшьләр бәясе чамасыз күтәрелгән фатирларны кредитка алып, үзләрен гомерлек процент тоткыннары итәргә мәҗбүрләр. Азык-төлеккә акча җиткерү дә кыенлашканнан-кыенлаша. Гаилә ишәйтү өчен тотрыклы заман җитүен көтә башлыйлар. Аны көтеп торсаң, бала табу яшеннән чыгып китүең дә бик мөмкин бит.

Баласы булган гаиләләргә ярдәм күрсәтелми түгел инде түгелен. Күрәсең, матди кыенлыкларны җиңеп, киләчәк буыннар турында уйлау өчен ул гына җитми торгандыр. Бәлки, Арктиканы яулау өчен дип бүленгән акчаны аяк астындагы кара җирне эшкәртеп, тотрыклы бәягә азык-төлек җитештерүче кече бизнесны үстерү өчен тотаргадыр? Бәяләрне мәҗбүри йөгәнләп озак чыдап булмаячак бит, көдәшлек булмаса, базар аларны туктаусыз югары чөячәк. Социаль сораштырулар яшьләрнең икедән күбрәк бала табарга теләүләрен күрсәтә, тормыш кыенлыклары алдында гына каушап торалар.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү