Татарстан вузларында белем алучы чит ил студентлары арасында Кытай өченче урында тора

Татарстан вузларында белем алучы чит ил студентлары арасында Кытай өченче урында тора. Бу хакта «РОСТКИ» халыкара форумы кысасында узган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әйтте.

2022/2023 нче уку елы мәгълүматлары буенча, республикада Кытайдан 1896 студент белем алган. Кытай студентлары саны буенча беренчелек КФУда. Икенче урында — Казан Дәүләт консерваториясе. Беренче өчлеккә КНИТУ-КАИ да эләккән.


Фикер өстәү