Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара хезмәттәшлек» форумына әзерлек комитетының утырышында катнашты

Кунакларга – уңайлы, катнашучыларга файдалы булсын. Казан янә халыкара форумга әзерләнә. Сентябрьдә булачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара хезмәттәшлек» форумына әзерлек һәм аны оештыру комитетының утырышы узды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кытай Россиянең стратегик партнеры санала. «Төп максат – форумны югары дәрәҗәдә оештыру, Татарстанның мөмкинлекләрен һәм аның нинди булуын күрсәтү», – диде ул утырышта.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, чит ил кунакларына уңайлы булсын өчен, барысын да эшләргә кирәк. Моңа барысы да керә: виза, таможня эше, аэропортта каршы алу, кунакханәләрдә урнашу, иминлекне тәэмин итү. Рөстәм Миңнеханов бу юнәлешләрдә эшне көчәйтергә кушты.

– Бу – җитди чара. Барлык сорауларны да хәл итәргә кирәк, – диде Рәис.

Хәер, Татарстанның халыкара дәрәҗәдәге чараларны оештыру тәҗрибәсе бар. Моны Рөстәм Миңнеханов та телгә алды.

Оештыру комитетын җитәкләгән Алексей Песошин сүзләренә караганда, бүген ике ил арасында хезмәттәшлек барлык юнәлешләр буенча, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә үсеш алган. Шуларның иң мөһимнәре – нефть химиясе продукциясе, югары технологияләр, Кытай компанияләрен махсус икътисадый зоналарга җәлеп итү.

Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо сүзләренчә, әлеге җитди форумны уздыру ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә мөһим роль уйнаячак. Провинцияләрне форумда катнашырга чакыруларын да әйтте.

 

Форум турында белешмә

* Форумның исеме («РОСТКИ») Россия (Рос), Татарстан (Т) һәм Кытай (Ки) сүзләреннән алынган.

* Форумны оештыру тәкъдиме белән Татарстан чыккан иде.

* «РОСТКИ» форумы 2023 елның 7–8 сентябрь көннәрендә узачак. Төп мәйданчык – «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге.

* Форумда 3 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Әлеге чарада төрле юнәлешләр буенча 40ка якын эшлекле сессияләр оештыру ниятләнә.

* Әлеге форумда кече һәм урта бизнес вәкилләренә Кытай базарына чыгу, ике арадагы хезмәттәшлекне ныгыту, логистика мәсьәләләренә басым ясалачак.

Сан

2022 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 58 процентка артты һәм 1,6 млрд долларны тәшкил итте.

 


Фикер өстәү