15 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Археологлар  көне

Бу бәйрәмнең тарихы ниндидер вакыйгалар һәм ачышлар белән бәйләнмәгән һәм аның дәүләт яки рәсми бәйрәм булмавына карамастан, барлык археологлар аның һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтә.

Археология – үзенә аерым бер фән. Барлык тарихи вакыйгалар язма чыганаклар яки археология мәгълүматлары буенча билгеләнә. Язмалар бик аз саклана, ә менә көнкүреш материаллары кайчагында без уйлаганнан да күбрәк. Россиядә бу фән XIX гасыр уртасыннан, граф Алексей Сергеевич Уваров археология белән мавыга башлагач үсә башлый. Әүвәл ул казу эшләре алып бару технологиясе турында берни дә белми. Әмма нәкъ менә аның тикшеренүләре борынгы чорлар турындагы фәннең алга таба үсешенә нигез була.

Авиатөзүче көне

Бу бәйрәм авиатөзелеш өлкәсендәге белгечләргә багышланган һәм аларның эшләрен, авиация сәнәгатен үстерүгә керткән өлешләрен тану көне булып тора. Бәйрәм 1991 елда профсоюзлар һәм авиация предприятиеләре инициативасы белән оештырыла.

 

Исеме төрле, җисеме бер

1956 елның 15 августыннан Сталин премиясе урынына кабат Ленин премияләрен тапшыра башлыйлар. Ә 1967 елда аны Дәүләт премиясе дип атый башлыйлар. 1956 елда беренче исемнәр арасында электрон парамагнит резонансын ачучы, элек Казан дәүләт университетының эксперименталь физика кафедрасы һәм Казан авиация институтында гомуми физика кафедрасы мөдире Евгений Завойский  да була.

 

«Алло» сүзенең туган көне

Иң беренче булып ул сүзне 1877 елның 15нче августында күренекле уйлап табучы Томас Эдисон тәкъдим итә. Аның уенча, телефон аша «Hello» дип сәламләшүдән дә кулайрагы юк. Бу фикергә ул телеграф компаниясе президентын да ышандырырга омтыла. Телефонны уйлап тапкан Александр Белл эндәшү сүзе итеп «Ahoy»ны тәкъдим итә. Килеп туктаган корабльләрне ул вакытта шулай сәламләгәннәр. Алай да Эдисон варианты кулланышка кереп китә.

Бездә, әлбәттә, «Hello» сүзе «алло»га әйләнгән. «Әйе», «тыңлыйм» кебек сәламләшү сүзләре белән беррәттән ул әлегәчә иң популяр эндәш санала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү