Үз куышың кадерле. Татарстанда яшьләргә торак алу өчен ярдәм чаралары турында

Казанда яшәүче Гыйльмуллиннар гаиләсе 2021 елның декабрендә социаль ипотека буенча фатир алу өчен чиратка баса. Бер ел да үтми, ике бүлмәле фатирларында өй туе уздырырга насыйп була аларга. «Торырга фатирыбыз бар иде үзе, алай тиз булыр дип уйламадык та», – ди Динара ханым.

Гыйльмуллиннарның «Яшь гаилә» социаль ипотека программасы буенча алынган фатирлары «Салават күпере» микрорайонындагы «Сандугач» торак комплексында урнашкан.

– Ипотеканы 15 елга алдык. Беренче взносны ничек булдыра алдык, шулай түләгән идек. Шуңа да без башкалар белән чагыштырганда бераз күбрәк – ай саен 17 мең сум түлибез, – дип сөйләде Динара Шәйдуллина-Гыйльмуллина.

Фатирларында бераз ремонт ясап, тәрәзәләрне алыштырырга кирәк булган.

– Җил керә иде чөнки. Хәер, андый гына кимчелекләр теләсә кайсы фатирда бар инде ул. Аның каравы безнең ишегалды бик яхшы. Машиналар кермәгәч, балалар өчен җаның тыныч. Балалар бакчасы, мәктәп тә якында гына, – ди хуҗабикә.

Фатир бәяләре артудан туктамаган чорда, яшьләргә мондый мөмкинлектән файдаланырга киңәш итә ул.

Тагын нәрсә?

Гомумән алганда, Татарстанда яшьләрнең торак шартларын яхшырту өлкәсендә дүрт программа гамәлгә ашырыла.

  1. «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»гы Татарстан законы (15 елга торак бәясеннән 60 процентка кадәр процентсыз соңрак түләү мөмкинлеге (рассрочка);
  2. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы (торак бәясеннән 35 процент субсидия);
  3. «Яшь гаилә» социаль ипотека программасы (7 процент ставкалы ташламалы ипотека);
  4. «Студентлар лигасы» уздыра торган торак конкурсы (ел саен 49 кешегә социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге бирелә).

 

2018 елдан бирле шушы дүрт программа 2874 яшь гаиләгә торак шартларын яхшыртырга ярдәм иткән. Моның өчен барлыгы 689,2 млн сум акча тотылган.

Дүрт юнәлеш арасында иң популяры – «Яшь гаилә» социаль ипотекасы. 2020 елдан бирле җәмгысы 3726 гаилә чиратка басып, шуларның 2027се елына нибары 7 процент ставкалы ипотека буенча торак сатып алган.

– Әлеге программа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстан Дәүләт торак фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла. «Яшь гаилә» программасында катнашуның тагын бер өстенлекле ягы – гаиләдә туган һәр бала өчен фатир бәясеннән 200 мең сум акча чигерелә, – дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шул уңайдан Министрлар Кабинетында оештырылган брифингта.

Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов әйтүенчә, июль аеннан Татарстанда социаль ипотека буенча алынган фатирга түләү өчен ана капиталын да файдаланырга мөмкин (моңарчы мондый мөмкинлек юк иде. – Авт).

– Моннан тыш, әгәр яшь гаилә башка банкта тагын да кулайрак ипотека ставкасы таба икән, бездә рефинанслау каралган. Ягъни без тәкъдим итә торган 7 процентлы ставканы тагын да киметү мөмкинлеге бар, – дип сөйләде ул.

«Яшь гаилә» социаль ипотека программасы ярдәмендә фатир алучылар саны буенча Казан – беренче урында. Өч ел эчендә башкалада яшәүче 1352 яшь гаилә үз фатирларына күченгән. Моннан тыш, Түбән Камада – 282, Чаллыда 238 яшь гаилә өй туе уздырган. 2023 елда тагын өч меңгә якын гаиләне тораклы итү өчен 160,6 мең кв. м торак төзергә ниятлиләр. Әйтик, Казанда яшьләр өчен фатирлар «Салават күпере» һәм «М14» микрорайоннарында төзеләчәк. Шунысын искәртик: бу фатирлар «кер дә яшә» кагыйдәсе буенча төзелә башлаган икән. Ягъни аларда яшәү өчен кирәкле барлык техника да була. Хактан да, кер дә яшә инде менә!

Районнарга да кирәк

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасына килгәндә, аның нигезендә яшь гаиләләргә торак бәясенең 30 проценты (баласыз гаиләләргә) яки 35 проценты (балалы гаиләләргә) күләмендә бушлай субсидия бирелә. Фатирны беренчел, икенчел торак базарында сатып алырга мөмкин. Шулай ук акчаны йорт төзүгә, ипотека каплауга тотарга була. Быел әлеге программа өчен республика бюджетыннан 100 млн сум бүленеп бирелгән (чагыштыру өчен: моңарчы 50 млн иде). Моңа әле 26 млн сум күләмендәге федераль акча да өстәлә. Биш ел эчендә әлеге программада 350 гаилә катнашкан.

– Без яшьләрне торак белән тәэмин итү өлкәсендә районнарга игътибар бирергә тырышабыз. Яшьләрне районнарда калдырасы иде бит. Әлеге программага килгәндә, 2018 елда ул нибары 18 районны колачласа, быел барлык районнарда да эшли. Әмма яшьләрнең торак шартларын яхшырту өлкәсендә эшләп җиткермәгән районнар бар. Актаныш, Әтнә, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Лаеш, Менделеевск һәм Тукай районнарында эшне көчәйтергә кирәк, – дип искәртте Ринат Садыйков.

P.S. Россия Үзәк банкының төп ставканы кисәк кенә 12 процентка (моңарчы ул 8,5 процент иде) күтәрүе фатир бәяләренә дә йогынты ясамый калмас. Шуңа да яңа гына аякка басып килүче яшь гаиләләргә дәүләт күрсәтә торган ярдәм чаралары турында искә төшерү беребезгә дә комачауламас.

Лилия Гыймазова

Фото: mixyfotos.ru

 

Дәүләт торак фонды «Яшь гаилә» программасы буенча сатыла торган фатир бәяләрен торак базарында уртача бәяләр белән чагыштырды:

 

Шәһәр Социаль ипотека (1 кв. м өчен, сумнарда) Торак базары (1 кв. м өчен, сумнарда)
Казан 75000 138182
Чаллы 58000 88146
Әлмәт 70000 119754
Түбән Кама 50500 85345

Алда саналган программаларда катнашу шартлары.

«Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»гы Татарстан законы:

– торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган яшь гаиләләр өчен;

– гаиләнең керемнәре, ягъни түләү мөмкинлеге дә исәпкә алына.

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы:

– ир белән хатынның икесе дә (тулы булмаган гаиләдә – берсе) 36 яшьтән кечерәк булырга тиеш;

– Татарстанда яшәүләре шарт;

– гаилә торакка мохтаҗ дип танылган булырга тиеш;

– торак өчен түли алуы шарт.

 «Яшь гаилә» социаль ипотека программасы:

ир яки хатынның берсе булса да 36 яшьтән кечерәк булырга тиеш;

– Татарстанда яшәү һәм эшләү шарт;

– гаиләнең һәр әгъзасының айлык керем күләме минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш;

– гаиләнең федераль һәм республика программалары кысаларында алынган түләнмәгән ипотекасы булмавы шарт.

«Студентлар лигасы» уздыра торган торак конкурсы:

– 18–35 яшьлекләр катнаша ала;

– Татарстанда яшәве, яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә эшләве шарт;

– яшь галимнәр дә катнаша ала;

– катнашучының торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгы булырга тиеш;

– ташламалы ипотека өчен түләү мөмкинлеге дә исәпкә алына.

 


Фикер өстәү